Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗенең шәхси хуҗалык башлыклары инвесторга ярдәм итә алалар

Әгерҗе муниципаль районы Советының Тирсәдә узган күчмә утырышында район башлыгы Валерий Макаров "Ак Барс-Әгерҗе" ширкәте һәм шәхси хуҗалыклар башлыклары алдына язгы кыр һәм җәйге сезон эшләрен бергәләп башкару бурычын куйды. - Тирсә авылында гына да шәхси хуҗалыкларда 51 техника исәпләнә икән. Ә район буенча санаганда бу бермә-бер артык. Әлеге техника...

Әгерҗе муниципаль районы Советының Тирсәдә узган күчмә утырышында район башлыгы Валерий Макаров "Ак Барс-Әгерҗе" ширкәте һәм шәхси хуҗалыклар башлыклары алдына язгы кыр һәм җәйге сезон эшләрен бергәләп башкару бурычын куйды.

- Тирсә авылында гына да шәхси хуҗалыкларда 51 техника исәпләнә икән. Ә район буенча санаганда бу бермә-бер артык. Әлеге техника хуҗалары арасында язгы-җәйге сезонда эшләп алырга теләге булганнары да бардыр. Бу, бер яклап, инвесторга ярдәм булса, икенче яклап үз хуҗалыгыгыз өчен кышка терлек азыгы әзерләү мөмкинлеге бирәчәк, - дип авыл хезмәтчәннәре белән әңгәмә корды Валерий Макаров шәхси хуҗалыклардагы транспорт чараларына техник күзәтү уздыру барышында.

- Инвестор белән хезмәттәшлек итәргә теләге булган шәхси хуҗалык башлыклары моның өчен иң беренче чиратта үзләренең участок идарәчеләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аннан ике арада килешү төзелә. Бу килешүдә барысын да тәфсилләп язу зарур. Ягъни үз хезмәтен һәм техникасын тәкъдим итүче дә, эш бирүче дә оттырырга тиеш түгел, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Әлеге тәкъдим белән кызыксынучылар өчен "Ак Барс-Әгерҗе" ширкәте филиаллары җитәкчеләренең исемлеген урнаштырабыз:

1 филиал - Михаил Тихонов,

2 филиал - Рафинад Низамбиев,

3 филиал - Илфат Муллануров,

4 филиал - Фирдәвес Сәләхиев,

5 филиал - Фәннүр Шакиров.

Исәнбайлылар Ирек Надимовка, тәбәрлелеләр Заил Мәдишинга, Красный бор, Салагыш, Уразай халкы Илшат Тукмановка мөрәҗәгать итә ала.

Бу мәсьәлә буенча туган соравыгызны авыл җирлекләре башлыкларына да бирергә мөмкин.

- Сез шәхси хуҗалык башлыкларын һәм инвестор идарәчеләрен тоташтыручы күпер ролен башкарырга тиеш, - дигән бурыч куйды алар алдына Валерий Макаров.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев