Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче тимер юл ветеранына – 90 яшь

“Без төзегән юллардан поездлар чаба” дип, тимер юл салуга үз өлешен кертүенә, илгә-көнгә лаеклы кызлар һәм уллар үстерүенә сөенеп яши бүген 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Фатыйма әби Әхмәдуллина.

Биектау районында туган кыз 11 яшеннән фермада сарыклар карый. Колхозда бригадир булып эшләүче уңган егет Мансур белән гаилә коргач, икесе дә СМП-184 оешмасында гомерләрен тимер юл төзүгә багышлыйлар. Балалары да кайсы Удмуртиядә, кайсы Башкортостанда, кайсы Пермь өлкәсендә эшләгәндә дөньяга аваз сала. Лаеклы ялга чыккач та тиз генә яраткан эшеннән, дус-тату эшләүче коллективыннан аерылырга теләмичә хезмәт куя тыл һәм хезмәт ветераны.

– Безгә өч бүлмәле җылы, иркен, якты фатир бирделәр. Шунда бик рәхәт гомер кичерәм, – ди яшьлектәге җитезлеген җуймаган, матур гөлләр үстереп, тәмле ашлар пешереп, биш вакыт намазын калдырмыйча шөкер итеп яшәүче Фатыйма әби.

Олуг юбилее белән район башлыгы Валерий Макаров һәм Россия президенты исеменнән аны “Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев