Әгерҗенең урман-кырларында халык җиләк җыя
Бакчаларда викторияләр өлгерсә, халык бу ялларда басу-кырлардан кайтып керми. Рәхәтләнеп каен җиләге җыялар. Узган елга караганда уңыш азрак, диләр җиләкчеләр. Хуш ис аңкып торган сусыл, кып-кызыл җиләкләр... Эх, авыз суын китерә шул. Шушы матурлыкны җирле каләм осталары шигъри юлларга да салалар. ҖИЛӘКЛЕ ХАТИРӘЛӘР Чибәр тауда җиләк пешкән, Каен җиләк өлгергән....
Бакчаларда викторияләр өлгерсә, халык бу ялларда басу-кырлардан кайтып керми. Рәхәтләнеп каен җиләге җыялар. Узган елга караганда уңыш азрак, диләр җиләкчеләр.
Хуш ис аңкып торган сусыл, кып-кызыл җиләкләр... Эх, авыз суын китерә шул. Шушы матурлыкны җирле каләм осталары шигъри юлларга да салалар.
.jpg)
ҖИЛӘКЛЕ ХАТИРӘЛӘР
Чибәр тауда җиләк пешкән,
Каен җиләк өлгергән.
Кыз-кыркынның җитезләре,
Уңганы һәм өлгерләре
Тау башлап сукмак салалар
Чибәр тау болынына.
Рәхмәт - матур исем тапкан
Бабайлар борынгыдан.
Әмәт тавы киртләч-киртләч,
Ике яклап җиләклек.
Ауный-тәгәри ят шунда,
Җиләген җый чиләкләп.
Ташлы чишмә агып чыга,
Челтерәве хикмәтле.
Җанга-тәнгә үтеп керә
Саф суының сихәте.
Чаганлык тавы өстеннән
Күз ташласаң болынга,
Күз явын ала гүзәллек,
Хуш ис тула борынга.
Табигать ничек тудырган?
Моңа исең китәрлек!
Көч-куәт ал яшәр өчен
Йөз яшькәчә җитәрлек.
Кортлык өсте яшь каенлык,
Төбендә каен җиләк.
Мәмрәп пешкән хәзинәне
Җыясы килә тизрәк.
Мәтрүшкәнең хуш ислесе,
Зәңгәр, сары төслесе.
Дару үләненең үсә
Әллә ничә төрлесе.
Тирләп пешсәң, Иж суында
Бер коенып чыгасың.
Туктар чишмәсенә туктап,
Арысаң - хәл җыясың.
Санап чыгам туган җирнең
Җиләкле аланнарын.
Тирән уелып күңелдә
Мәңгегә калганнарын.
Рәмзия Җиһангәрәева.
КЫРЫНДЫ ТАУЛАРЫ
Кызарып җиләкләр пешә
Кырынды тауларында.
Үзәкне өздереп сайрый
Сандугач таңнарында.
Тау буенда - яшь наратлар,
Анда хуш исләр тәме.
Анда - чәчәкләр диңгезе,
Анда - оҗмахның яме.
Челтер-челтер җырлап ага
Тау асты чишмәләре.
Сөйгөн ярым Кырындыда,
Кирәкми бүтәннәре.
Су буенда бөдрә таллар
Тибрәләләр җилләрдә.
Тагын шундый матур җирләр
Насыйп икән кемнәргә?!
Габдулла ГАЛИЕВ.
Кырынды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев