Әгерҗенең яшь гаиләсенә “Ата-ана даны” Дипломы тапшырылды
Третьяковлар гаиләсендә әти сүзе - закон
Күптән түгел Горький тимер юлы күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләде. “Ата-ана даны” Дипломына лаек булган өч гаиләнең берсенә Әгерҗе локомотив депосы машинисты, алты бала атасы Алексей ТРЕТЬЯКОВ һәм аның җәмәгате Альбина лаек.
Алексей да, Альбина да – Әгерҗедән. Танышканчыга кадәр бер-берсен белмәгәннәр. Альбина әти-әнисен булачак кияүләре белән таныштырганда аның башка милләттән булуына игътибар да итмиләр. Иң мөһиме, яхшы кеше булсын, диләр. Дөньяга бер-бер артлы оныклар туган саен әби белән бабай үзләрен бәхетлерәк тоялар.
– Балалар белән күбрәк Альбинага шөгыльләнергә туры килә. Мин – эштә, командировкаларда, – ди Алексей.
– Әмма безнең гаиләдә әти сүзе – закон. Ул командировкада булганда аны бик юксынабыз. Кайтуга ук балалар йөгереп чыгып каршы алалар һәм җибәрми торалар, – дип кушыла Альбина.
Сүз уңаеннан: Альбинаны һәр сабые белән бала тудыру йортына алып киткән вакытлар да Алексейның комнадировкаларда булган чакларына туры килә.
– Тизрәк өйгә кайтасы, улымны яки кызымны күрәсе, кочакка алып сөясе килә иде, – ди ул.
Әйе, мондый онытылмас мизгелләрне бернинди кыйммәтле ташлар белән дә сатып алып булмый шул.
Тулысынча материалны газетабызның 11 санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев