Германиядә Яңа елны ничек билгеләп үтәләр?
Германиядә төп бәйрәм – Раштуа
Армия хезмәтемне Германияд ә үтәдем. Хәрби хезмәт срогы тәмамлангач, шунда яшәргә калдым. Бер елдан туган авылым Шаршадыга кайткач, Кырынды кызы Гөлнара белән өйләнештек тә бергәләп Германиягә яшәргә киттек. Анда яши башлавыбызга 30 ел була инде.
Германиядә төп бәйрәм – Раштуа. Аны 24 декабрьдән 25енә каршы бәйрәм итәбез. Ул – гаилә бәйрәме. Без дә өй түренә чыршы куеп, уенчыклар белән бизәдек. Аның төбенә күп итеп бүләкләр куйдык. Сүз уңаеннан, бүләкләрне туган көн кебек бәйрәмнәргә караганда да зуррак итеп әзерлибез. Аларга кызыбыз Эльвина, киявебез Кристиан, оныгыбыз Якоп һәм улыбыз Ричард, җәмәгатем Гөлнара, кода-кодагыйлар, әбиебез дә бик сөенде. Мул итеп бәйрәм табыны әзерләдек. Табында кыздырылган үрдәк, балык булу мөһим.
Яңа елны дуслар, туганнар белән бик күңелле итеп каршы алабыз. Анда бүләк бирешү булмый. Төнге сәгать 12дә салют карыйбыз. Бу төндә музыка, җыр тынып тормый, төрле биюләр башкарыла.
Айдар ГАЛИУЛЛИН, Шаршады–Германия, Дрезден шәһәре.
РЕДАКЦИЯДӘН: Айдар Галиуллин ел саен диярлек туган авылы Шаршадыдагы башлангыч мәктәп-бакча балаларына Яңа ел күчтәнәчләре җибәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев