Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җиңүчеләр

Мәктәп укучылары арасында берничә ай дәвам иткән олимпиадалар төгәлләнде. Бөтенроссия күләмендәге олимпиадаларның район этабында 26 җиңүче һәм 8 призер булды. Иң күп җиңүчеләр - 1нче гимназия, 2нче, 3нче, Тирсә мәктәпләреннән. Район этабында җиңгән 17 укучы төбәк олимпиадасында 8 фән буенча белемнәрен сынадылар. Менә алар Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урын...

Мәктәп укучылары арасында берничә ай дәвам иткән олимпиадалар төгәлләнде.
Бөтенроссия күләмендәге олимпиадаларның район этабында 26 җиңүче һәм 8 призер булды. Иң күп җиңүчеләр - 1нче гимназия, 2нче, 3нче, Тирсә мәктәпләреннән.
Район этабында җиңгән 17 укучы төбәк олимпиадасында 8 фән буенча белемнәрен сынадылар. Менә алар Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урын алган районыбыз горурлыгы булган укучылар: рус әдәбиятыннан 1нче гимназиянең 9 сыйныф укучысы Айгөл Рамазанова (укытучысы - З.Новикова), физкультурадан Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәрһад Рәсулев (Ш.Закиров), технологиядән Исәнбай мәктәбенең 9 сыйныфыннан Илназ Ягъфәров (Ф.Симаков).
Республика олимпиадалары призерлары: милли мәктәпләрдә рус әдәбияты буенча Тәбәрле мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Лидия Хәсәнова (Д.Шәймәрданова), Иж-Бубый мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Руслан Саттаров (А.Гомәрова).
Удмурт, мари телләре буенча укучылар олимпиадада быел да алдынгы урыннарны яуладылар. Удмурт теле һәм әдәбиятыннан Сарсак-Омга лицееның 9 сыйныф укучысы Надежда Потапова (Е.Гаврилова), мари теле һәм әдәбиятыннан Күләгәш мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Вероника Щекина (Л.Ишманова).
Татар әдәбиятыннан Исәнбай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айсылу Зәйнуллина (Г.Хуҗина), 1нче гимназиянең 9 сыйныф укучылары Айгөл Рамазанова һәм Айгөл Әхтәмова (Г.Закирова) татар теле һәм әдәбияты, шушы ук гимназиянең 10 сыйныф укучысы Дәлилә Шәймәрданова татар әдәбияты (Ә.Ризванова) призерлары. Рус телле балалар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан Тирсә мәктәбенең 9 сыйныфыннан Алинә Ипоева (Л.Нәбиуллина) да җиңүчеләр сафын тулыландырды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев