Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гөлнара Сабирова «Сөембикә» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде

"Сөембикә" журналына баш редактор итеп Гөлнара Сабирова билгеләнде. Яңа баш редактор "Сөембикә" журналы һәм моңа кадәр эшләгән "Шәһри Казан" газетасы баш редакторы вазифаларын башкарачак. Гөлнара Сабирова Татарстанның Аксубай районыннан. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Ул "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Күңелле атна", "Кәеф ничек" һәм башка басмаларда, Сәламәтлек саклау министрлыгында...

"Сөембикә" журналына баш редактор итеп Гөлнара Сабирова билгеләнде.

Яңа баш редактор "Сөембикә" журналы һәм моңа кадәр эшләгән "Шәһри Казан" газетасы баш редакторы вазифаларын башкарачак.

Гөлнара Сабирова Татарстанның Аксубай районыннан. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Ул "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Күңелле атна", "Кәеф ничек" һәм башка басмаларда, Сәламәтлек саклау министрлыгында - матбугат секретаре, "Барс Медиа" ширкәтендә - департамент директоры, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә - милли матбугат департаменты җитәкчесе, 2013 елгы Универсиаданың рәсми сайтын алып бару бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.

2014 елдан "Шәһри Казан" газетасының баш редакторы.

2015 елда - Министрлар Кабинетының, 2015 елда - Дәүләт Советы рәисенең, 2017 елда "ТАТМЕДА" акционерлык җәмгыятенең Мактау хатлары белән бүләкләнгән.

("Татар-информ")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев