Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гөлчәчәк САБИРҖАНОВА: «Декрет ялында утырганда күңелемә хуш килерлек шөгыль дә таптым!»

«Ике ел инде тортлар пешерәм..»

Декрет ялын яшь әниләр түземсезлек белән көтеп алалар. Сабый дөньяга аваз салганнан соң бөтенләй икенче тормыш башлана. Бала карап, кер юып, ашарга әзерләп, өй җыештырып көн артыннан көн узганы сизелми дә. Әмма бу бертөрле мәшәкать кемнедер туйдырырга, ә кемдер киресенчә өйдә тору шундый рәхәт дип йорт эшләрен аеруча күңел биреп башкарырга мөмкин. 

Районыбыздагы яшь әниләр декрет ялларын ничек уздыралар икән? 

Гөлчәчәк САБИРҖАНОВА, Ямурза авылы:

–    Мин өченче балабыз белән декрет ялында. Иремне эшкә, улыбыз Даниярны мәктәпкә, кызыбыз Азалияне балалар бакчасына озатканнан соң, өйдә 2 яшьлек Сәет белән икебез генә калабыз. Авыл җирендә яшәгәч эшнең бетәсе юк. Дөрес, хайван асрамыйбыз. Җәй көне бакчада күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Әле хәзер дә кышка салатлар ясыйм, компот ябам, кайнатмалар әзерлим. Бала йоклаган арада тиз-тиз шул эшләрне башкарырга тырышам. 

Декрет ялында утырганда күңелемә хуш килерлек шөгыль дә таптым. Ике ел инде тортлар пешерәм. Без – зур, тату гаилә. Туганнар белән бергә җыелганда егермедән дә артып китәбез. Туган көннәр, башка гаилә бәйрәмнәре булганда мин якыннарымны үзем пешергән торт белән сыйлыйм. Бу шөгыльгә интернеттан өйрәндем. Тортны башта үзебез өчен генә пешереп караган идем. Бик ошады. Якыннарым да мактап торгач күңел үсте. Аны балалар йоклагач, беркем дә комачауламаганда пешерергә яратам. Интернеттан яңадан-яңа рецептлар карыйм. Үземнең дә фантазияне эшкә җигәм.  

Шунысын да әйтим әле, гаиләдә күп бала булу – бер яктан авыррак булса да, икенче яктан бик рәхәт. Олыраклары кечкенәсен карыйлар, бик нык ярдәм итәләр. Күп балалы әти-әни булуыбызга сөенәбез генә. Алар сәламәт кенә булсыннар дип телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев