Гөлия ГАЛИУЛЛИНА: «Исәпләү буенча, якынча 15 мең сум акча тотылыр дип уйлыйм»
Сораштыру: Балагыз мәктәпкә барырга әзерме?
Җәйнең соңгы ае август баланы мәктәпкә әзерләү мәшәкатьләре белән сизелмичә узып та китә. Әниләргә “Сезнең балагыз мәктәпкә барырга әзерме?“ дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Гөлия ГАЛИУЛЛИНА, Тирсә авылы:
– Безнең гаиләдә – өч укучы! Кызыбыз Ильвина 7 сыйныфка бара. Улларыбыз Илдан һәм Илфан – 4 һәм 2 сыйныфлар укучылары. Ярый әле, кайбер кирәк-яракны алдан алганбыз дип сөенәм. Берьюлы булса, кесәгә шактый сугар иде. Мәктәп, спорт формаларын, аяк киемнәрен июль башында ук әзерләп куйдык.
Аларны ел саен Чаллыга барып алабыз, чөнки җәй уртасында сайлау мөмкинлеге зур, бәя дә арзанрак була. Барлыгы 35 мең сум акча тоттык.
Ә малайларга портфельләрне интернет аша заказ биреп кайтарттым. 1200-1400 сумга төште. Кибетнекенә караганда, аз булса да арзанракка чыкты дип уйлыйм.
Ә менә канцелярия кирәк-яракларын алмадык әле. Өч балага анысы да шактый кирәк. Исәпләү буенча, якынча 15 мең сум акча тотылыр дип уйлыйм.
Мәктәпкә әзерләүгә акчаны ел дәвамында акрынлап туплап барабыз. Балалар үзләре дә туган көнгә, башка бәйрәмнәргә кергән бүләк акчаларын тотмаска тырышалар. 1 сентябрь алдыннан әби-бабаларының ярдәмен дә тоябыз. Әнә шулай, балаларны мәктәпкә уртак көч белән әзерлибез.
Гөлназ ГЫЙЛЬФАНОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Дөресен әйткәндә, мәктәпкә әзерлекне ныклап башламадык әле. Әгерҗедә кибетләрдән, базардан кием-салым карап йөрим, сайлау мөмкинлеге аз. Бу ялларда мәктәп кирәк-яраклары күпләп сатуга чыгар дип уйлыйм.
Быел кызыбыз Диләрә 3 сыйныфка бара. Төпчегебез Шамил дә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Икесен дә баштанаяк киендерәсе бар. Мәктәп формасына килгәндә, ул сыйныфта һәр укучыныкы бертөрле. Шуңа күрә аны махсус кибеттән сатып алырга кирәк. Ә аяк киемнәрен Әгерҗедән дә сайларга була. Аларның бәяләре төрле.
Без өс, аяк киеме булсынмы, сумкамы – озаккарак чыдасын дип кыйммәтрәк бәягә алырга гадәтләнгән. Дөрес, кием тузган очракта аны елның теләсә кайсы вакытында кибетләрдән алу мөмкинлеге бар. Шуңа күрә борчылмаска да була.
Канцелярия кирәк-яраклары да алынмаган. Таныш-белешләр аларның бәясе, узган елга караганда, кыйммәтрәк, диләр.
Лилия САМАТОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Башка елларны улым каникулга чыгуга хезмәт хакы алган саен кибеттән йә дәфтәр, йә футболка-носки ала башлый идем. Быел берни дә сатып алмадым. Җәй сизелми узып бара, акча ягы да кысанрак булды. Шулай да узган ел алган дәфтәр запасы булу күңелне бераз тынычландырып тора. География, тарихтан атлас һәм контур карталары, инглиз теленнән эш дәфтәре генә алдым. Алар да 1500 сумга якын булды.
Мәктәпкә әзерлек күп чыгым таләп итә. Ике-өч пар аяк киеме генә дә биш мең сумга якын була. Малайларга күлмәк-чалбар өч мең сум, спорт киеме ике-өч мең сум дип һәрберсен исәпләсәң, 25-30 мең сум акча кирәк. Шуңа күрә августта “аякны юрганга карап сузарга“ туры килә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев