Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Гөлназ Рәшитова: Татарстанда милләт, мәдәният һәм киләчәк өчен эшли торган талантлар бар

“Республикабызда талантлы яшьләр бик күп, аларны күрергә һәм күрсәтергә генә кирәк”, - ди якташыбыз

Яшь журналист Гөлназ Рәшитова «Болгар» радиосында бара торган «Элемтә» тапшыруында талантлы яшьләр белән эшләвен сөйләде.

 

«Миңа яшьләр белән эшләү ошый. Бик отышлы! Татарстан Республикасында талантлы яшьләр бик күп, аларны күрергә һәм күрсәтергә генә кирәк. 2023 елда башлап җибәргән проектның дәвамы булды, хыялым чынга ашты, дип әйтә алам. Яшьләр белән эшләү мөһим, чөнки Татарстанда милләт, мәдәният һәм киләчәк өчен эшли торган талантлар бар. Әйтик, Рөстәм Егоров бүгенге көндә ретро-җырларны яңартырга, җырлар онытылмасын өчен аларны тупларга, башкарырга, тамашачыларга җиткерергә тырыша. Бу бит – зур эш!» – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә.


Аның әйтүенчә, кемгәдер – 16, кемгәдер 27 яшь. 

 

«Шулай булуга карамастан, алар милләтнең киләчәге өчен борчылып, хәзер үк зур эшләр башкаралар. Бүгенге көндә аларның зур уңышлары булгач, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешерләр дип өметләнәм», – диде Гөлназ Рәшитова.
 


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев