Гөлназ Рәшитова туган телебезне популярлаштыру хыялы белән яна
«ЯшьЛайн» – Гөлназ авторлыгында дөнья күрүче интернет-тапшыру әнә шулай дип атала
Әгерҗенең 1нче гимназиясен тәмамлаган, бүгенге көндә КФУның татар журналистикасы Яңа милли медиа бүлеге студенты Гөлназ РӘШИТОВА талантлы, танылып килүче иҗади яшьләрне күрсәтү, алар арасында туган телебезне популярлаштыру хыялы белән яна.
Гөлназ белән иҗади проектлары, хыяллары турында әңгәмә кордык.
– Гөлназ, сөйләшүне син белем алган 1нче гимназиядән башлыйк әле. Иҗат белән януда, туган телгә мәхәббәт уятуда анда укуның йогынтысы булдымы?
– Әлбәттә. Татар теле укытучым Гөлназ Закирова олимпиада, конференцияләрдә катнашырга дәртләндерде. Аларда призлы урыннар да алдым. Туган телгә мәхәббәт дигәндә, үзем тәрбияләнеп үскән гаиләнең дә йогынтысын әйтми кала алмыйм. Актаныш ягыннан булган әтием Рөстәм өйдә туган телдә аралашуны төп таләп итеп куя. Шәһәрдә туып үссә дә, әнием Лилия дә татар телендә бик матур сөйләшә.
– Гимназиядән соң Казан педагогия көллиятенә укырга керүең очраклы гына килеп чыкты дип беләбез. Моңа үкенмисеңме?
– Һич кенә дә юк! Башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга укысам да, көллият иҗади яктан үсеш ясау өчен менә дигән мөмкинлекләр бирде. Укытучы – үзе дә иҗади һөнәр иясе бит ул. Көллияттә укыганда мин, чын мәгънәсендә, татар тормышы белән кайнап яшәдем. “Нәфис сүз”, “Татар кызы” бәйгеләрендә катнашуым яңа мөмкинлекләр ачты. 2019 елдан “Татар Тoday” яңалыклар порталында веб-редактор булып эшли башладым. Бу иҗади яктан да, туган телне камилләштерү ягыннан да үсеш ясауга этәргеч бирде. 2021 елдан – балалар һәм яшүсмерләр өчен “Белем радиосы“ның эфирга чыгаручы редакторы һәм алып баручысы, Белем.ру мәгариф порталы һәм татар телле интернет-проектларны үстерүгә тәгаенләнгән Татнетны үстерү фонды мөхәррире дә. Быел Г.Камал театрының “Шәрык клубы” татар театры тарихының интерактив муьтимедиа комплексы белән хезмәттәшлек итә башладым. Монысы туган телемдә төрле чаралар алып бару мөмкинлеге бирә.
– Әлеге вазифаларны башкаруны КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты студенты буларак та дәвам итәсең дип беләбез.
– Бу, чыннан да, шулай. Мин – быелгы уку елыннан КФУның Яңа милли медиа бүлеге, ягъни татар журналистикасы студенты. Читтән торып белем алганлыктан, эшләр өчен дә вакытым кала
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев