Гөлназ ТАҖИЕВА: Мирас итеп алдым әниемнән бу җаваплы, олы хезмәтне
“Үскәч кем буласың?” – дигән сорауга мин һәрвакыт: “Укытучы”, – дип җавап бирә идем. Кечкенә вакытта бу һөнәрнең ни дәрәҗәдә мөһим, киңкырлы, үтә дә җаваплы икәнен аңлап та бетермәгәнмендер. Укытучы булу ул әниемә охшарга тырышу теләге иде
Әнием – тормыш маягым, беренче укытучым, 40 елга якын гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, бик күпләрне каләм тотып язарга, укырга өйрәткән, белем дөньясына беренче адымнарын ясарга булышкан олы йөрәкле мөгаллимә, ветеран педагог Рафилә ТАҖИЕВА. 1973 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Иске Чекалда авылы мәктәбендә математика укытучысы буларак башлый әнием. Аннан соң туган авылы Кырындыда озайтылган көн группасында эшли. Ә инде педагогик хезмәт юлының иң озын, бай, тәҗрибә туплаган, чын укытучы буларак формалашып уңышларга ирешкән өлеше Шаршады мәктәбе белән бәйле. Биредә әнием, лаеклы ялга чыкканчы, 30 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып армый-талмый хезмәт куйды.
Шушы еллар эчендә 7 буын балаларның беренче укытучысы булып, аларны белем дөньясы белән таныштырды. Сеңлем белән мин дә беренче укытучыбыз әниебез булу белән бәхетле. Һәр баланың күңеленә юл табып, дөрес алымнарны кулланып, һәрвакыт яңалыкка омтылып эшләде әниебез. Ул заманнарда бит әле принтер, компьютер, проекторларны белмәдек тә, ә әнинең һәр дәресендә шулкадәр бай, күп күрсәтмә әсбаплар була иде. Аларны әни төн утырып перотушь, төсле буяулар, фломастерлар, трафаретлар ярдәмендә үз куллары белән ясады. Төрле фәннәрдән папка-папка тематик карточкалар, тренажерлар, уеннар бездә әле бүген дә саклана. Әллә нинди заманча күрсәтмәлелекне интернеттан эзләп табып, принтердан чыгарып куллану мөмкинлегем булса да, башлангыч сыйныфта укучы улым белән шөгыльләнгәндә мин нәкъ менә әбисе ясаган карточкаларны кулланам. Улым да шул тренажерлар ярдәмендә белемен ныгытырга ярата, чөнки алар кул җылысы белән бергә күңел җылысын да кушып эшләнгән бит!
Әниемнең нәтиҗәле хезмәтенең дәлиле булып күпсанлы Мактау грамоталары, төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр торса, аның горурлыгы – бүгенге көндә тормышта үз урыннарын табып, матур гына яшәүче күпсанлы укучылары. Әнием аларның һәрберсен аналарча җылылык белән искә ала, уңышларына сөенеп яши, ә инде дөньядан вакытсыз киткән укучыларын бер көн дә догаларыннан калдырмый.
Әнием кебек булу теләге, укытучы һөнәренә чиксез хөрмәт мине дә 1997 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына китерде. Сеңлем Гөлнар да укытучы һөнәрен сайлады. Ул бүгенге көндә Алабуга шәһәренең махсус мәктәбендә дефектолог булып эшли.
Минем дә 2002 елдан башланган педагогик стажым 20 елдан артып китте инде. Бүгенге көндә Көчек мәктәбендә чит телләр укытучысы булып эшлим. Сүз уңаеннан, минем чит телләр укытучысы белгечлеген сайлавым да күпмедер дәрәҗәдә әнием юлын дәвам итү булгандыр: әнием дә Шаршады мәктәбендә эшли башлаган дәверендә берничә ел алман теле укыткан булган. Гомумән, язмыш мине туры мәгънәдә дә әнием юлларыннан, ул йөргән сукмаклардан, коридорлардан йөртте бит: хезмәт юлымны әнием эшләгән Шаршады мәктәбендә башладым, ул хезмәт юлын башлаган Иске Чекалда мәктәбендә дә берничә ел эшләргә туры килде, әнием белем алган Минзәлә педагогия училищесында белемне күтәрү курсларында булдым.
Мәктәптә эшли башлаганнан бирле һәр дәрескә, җыелышка, чарага әзерләнгәндә иң төп киңәшчем, ярдәмчем – ул, әлбәттә, әнием. Мин дә дүрт чыгарылыш чыгардым. Минем дә укучыларым арасында зур уңышларга ирешкән, чит телне үз иткән, башкаларга үрнәк булганнары күп. Ләкин әнием югарылыгына, аның дәрәҗәсендәге һөнәри осталыкка ирештем дип тоймыйм әле үземне.
Заманалар үзгә хәзер: стандартлар, укыту чаралары, балалар, мәктәп, җәмгыять, хәтта кыйммәтләр системасы да үзгә.
Ләкин укытучы һөнәренең беркайчан үзгәрми торган үз кыйммәтләре, үз принциплары бар: балаларга карата чиксез зур мәхәббәт, үз эшеңә фанатларча бирелгәнлек, һәрвакыт камиллеккә һәм яңалыкка омтылу. Бу кыйммәтләрнең барысын да әнием миңа түкми-чәчми тапшырды. Хезмәтебез җиңел булмаса да, синең дәвамчың була алуым белән чиксез горурланам мин, әнием! Син – минем иң зур терәгем, юл күрсәтүче маягым, тормышымдагы иң якты үрнәк.
Гөлназ ТАҖИЕВА. Шаршады авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев