Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Гөлнур СИМАКОВА: Әниебез алдында мин бүген баш иям..

«Ул сызган юлга тап төшермичә, тырыш, намуслы хезмәт куеп, киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүдә көчемне кызганмаячакмын...»

Без сыйныфта унбиш укучы укыдык. Сыйныфташларым миңа һәрвакыт: “Син яхшы укыйсың, укытучы булырсың инде”, – диләр иде. Минем башка һөнәр сайлау теләгем булмады да бугай, чөнки мин, кем әйтмешли, туганнан бирле мәктәптә. Әнкәемә ияреп кечкенәдән үк мәктәпкә барырга ярата идем. Аның дәрестә матур итеп сөйләвен, тигез хәрефләр белән тактага язуын, укучыларның әниемне йотлыгып тыңлауларын, ә өйгә кайткач, бер өем дәфтәрне тикшереп, кайсысына, елмаеп, зур “5”ле куюын, кайберләрен кыпкызыл итеп бетерүен эчке бер кызыксыну белән күзәтә идем. Ошый иде миңа әниемнең укытучы булуы, балалар белән эшләве. Халык мәгарифе отличнигы, РСФСР һәм ТАССР Мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталары иясе әнием Рабига МУСИНА 32 ел гомерен Исәнбай мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбияты фәннәренең нечкәлекләрен төшендерүгә, аларга ныклы белем бирүгә багышлады.

Үз эшенә бөтен күңелен салган, фидакарьлекнең олы үрнәге булган әниебезнең без – ике кызында укытучы һөнәренә мәхәббәт уята алуы мактауга лаек. Мин туган авылым мәктәбендә – 28, апам Гөлназ, Әгерҗенең 1нче гимназиясендә 30 ел инде сайлаган һөнәребезгә тугры булып, әниебез күрсәткән юлдан атлыйбыз.

Хезмәтебездә, тормышыбызда туган очсыз-кырыйсыз сорауларга да җавап табарга әниебез ярдәм итте, аның кайгыртучан карашы дөрес юл сайларга булышты. Укытучы һөнәренең нечкәлекләренә өйрәтүче, туры юл күрсәтүче якты маягыбыз булды ул безнең. Әнием Рабига Миннәхмәт кызы укыткан укучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк: фән эшлеклеләре, табиблар, укытучылар, журналистлар, хәрбиләр, юристлар, зур-зур хуҗалык, оешма җитәкчеләре, алдынгы игенче һәм терлекчеләр, завод һәм фабрика эшчеләре... Иң куанычлысы, мәктәп тәмамлауларына ничә еллар үтүгә карамастан, алар укытучы апаларын онытмадылар, янына килеп тә, телефоннан да хәлләрен сорашып, тормышы, яшәеше белән кызыксынып тордылар. Ә укытучы өчен моннан да зур бәхет була аламы соң?!

Бәхетемнән , тормыш иптәшем Фәнил дә укытучы һөнәренә ия иде. 22 ел кулгакул тотынып, бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә өйдә дә, мәктәптә дә ярдәм итеп яшәдек. Безнең гаилә бәйрәмнәре, җыелышып кич утырулар педагогик киңәшмәне хәтерләтә иде. Кемнең дәресендә кайсы бала ничек җавап биргән, нинди тема балаларга авыррак аңлашылган, тәнәфестә нинди кызык вакыйгалар булган... Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә сөйлибез. Ә әниебез, киңәшләрен биреп, үзе эшләгәндә килеп туган хәлләрне сөйләп, оста дирижер кебек безне дөрес кысалара кертә, хезмәттәшләребезне, укыткан укучыларыбызны, аларның әти-әниләрен хөрмәтләргә өйрәтә. Бүгенге көндә апам да, мин дә югары категорияле укытучылар икән, монда әнкәебезнең тырышлыгы, үрнәге әйтеп бетергесез. Кызганыч, кияве – тормыш иптәшемне генә мәрхәмәтсез үлем иртә алып китте, югыйсә, ул да республика күләмендә олимпиада призерлары, бәйге җиңүчеләре әзерли торган белемле, көчле укытучы иде. Әниебез дә бу дөньяда юк инде. Тик һәрбер ирешкән уңышыбызга аның рухы шатланганын без сизеп, тоеп торабыз.

Заманында Исәнбай мәктәбенең генә түгел, районның да иң көчле, абруйлы, тирән белемле, киң эрудицияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган әниебез алдында мин бүген баш иям. Ул сызган юлга тап төшермичә, тырыш, намуслы хезмәт куеп, киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүдә көчемне кызганмаячакмын. Мин аның укучысы булуым белән, нәкъ менә әнием “мәктәбен” үтеп, мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәт куюым, 115 еллык стажы булган педагогик династиябезне дәвам итүем белән хаклы рәвештә горурланам. Мин укыткан һәрбер сабый Җирдә үз юлын тапсын. Үз илем, телем бар бит, дип, Шатланып күкрәк каксын. Шулай булса, мин канәгать, Яшәү мәгънәсе – эшем. Әнә шундый мизгелләрдән Зур бәхет төзи кеше.

Гөлнур СИМАКОВА, Исәнбай мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, укытутәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев