Гүзәл ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА: Газетага язылмасам, үземә хыянәт иткән кебек тоела
Газетаны тиздән 90 яшен тутырачак әнисе Фәгыйләгә дә бүләк итеп яздыра
Кичкетаңнан Гүзәл ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА – гомер буе район газетасына тугрылык саклаучы әбунәчебез генә түгел, 40 елга якын шушы өлкәдә хезмәт куйган хөрмәтле почта тармагы ветераны да.
– “Әгерҗе хәбәрләре”нә эшли башлаган еллардан бирле язылам. Язылмасам, үземә хыянәт иткән кебек тоела, – ди ул.
Газетаны тиздән 90 яшен тутырачак әнисе Фәгыйләгә дә бүләк итеп яздыра.
– Почтада эшләгән еллардан калган гадәт инде ул. Әни моны шулай тиеш дип кабул итә, – ди елмая. – Ничек яздырмыйсың инде? Әни газетаның башыннан ахырына кадәр бер хәрефен дә төшермичә укып бара. Анда тәкъдим ителгән киңәшләргә кадәр саклап куя. Мин хәлен белергә килгәч тә “газетада шулай дип язганнар, укыдыңмы әле?” дип сорый. Аның белән әнә шулай кайчак фикер дә алышабыз.
“Теләк булса, беләк карышмый” дигән әйтем алар гаиләсенә бик тә туры килеп тора. Ире Рифкать абый белән әле дә маллар асрап яшиләр. Абзарларында сыер да бар. Буш чакларда Гүзәл апа ялтыравыклы җепләрдән чәчәкләр бәйләргә дә ярата. Өйләрендә аның күңел җылысы кушып бәйләнгән гөл-чәчәкләрнең ниндиләре генә юк?!
Мәчеткә укырга да йөри ул. Үзенә хас тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында изге Коръәнне гарәп хәрефләре белән уку бәхетенә ирешкән. Әнә шулай, гомере халыкка кирәкле хезмәттә үткән ханым лаеклы ялда да вакытын файдалы уздырырга тырыша. Алга таба да Ходай саулыгын биреп, күңеленә якын гамәлләр кылып яшәргә язсын аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев