Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Гүзәл Хөснетдинова бишенче баласын тапкан

Гүзәл Хөснетдинова ире Рушан белән 3 малай һәм 1 кыз үстерә инде

Интернетта «ут хатын» дип танылган популяр блогер Гүзәл Хөснетдинова бишенче тапкыр әни булган. «Подписчиклары»на ул: «Котлаулар кабул итәбез! 7 декабрь көнне Раиф дөньяга килде! Сабыйның авырлыгы – 4120 кг, буе – 56 см», – дип хәбәр иткән.

Гүзәл Хөснетдинова ире Рушан белән 3 малай һәм 1 кыз үстерә инде. Сеңлесе Лилиянең вакытсыз вафатыннан соң ятим калган һәм бүгенге көндә әбисе тәрбиясендә яшәүче кызы Ләтифә дә Гүзәлнең гаиләсендә еш кунак була. Хәзер блогерның гаиләсе тагын да ишәйде.

«Ут хатын»ны бик күп блогерлар һәм сәхифәсен карап баручылар тәбрикли. Санаулы сәгатьләр эчендә әлеге пост янында меңнән артык комментарий калдырганнар. Барысы да күпбалалы әни белән яңа туган сабыйга сәламәтлек тели.

Фото:  социаль челтәрләр

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев