Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Гүзәл дә соң Әгерҗенең табигате

Дуслар! Әле сез җиләккә барырга өлгердегезме? Бу ялларда авылларыгызга кайтып, әти-әниләрегез, туганнарыгыз, балаларыгыз белән рәхәтләнеп табигать кочагына - җиләк җыярга барыгыз. Каен, җир җиләкләре кып-кызыл булып пеште. Ә кырлардагы, урман буйларындагы матурлык! Аллы-гөлле кыр чәчәкләре, берсеннән-берсенә кунып очучы күбәләкләр... Ничек хозурланмыйсың инде бу матурлыкка! Әнә, җирле шагыйрәләребез шигырьләр дә иҗат...

Дуслар! Әле сез җиләккә барырга өлгердегезме? Бу ялларда авылларыгызга кайтып, әти-әниләрегез, туганнарыгыз, балаларыгыз белән рәхәтләнеп табигать кочагына - җиләк җыярга барыгыз. Каен, җир җиләкләре кып-кызыл булып пеште.

Ә кырлардагы, урман буйларындагы матурлык! Аллы-гөлле кыр чәчәкләре, берсеннән-берсенә кунып очучы күбәләкләр... Ничек хозурланмыйсың инде бу матурлыкка! Әнә, җирле шагыйрәләребез шигырьләр дә иҗат итә бу гүзәллек турында.

ҖӘЙГЕ УРМАНДА

Җәйге урманга бер барсаң,

Рәхәтлек кичерәсең.

Хуш исле чәчәкләренең

Исенә исерәсең.

Бер чәчәктән бер чәчәккә

Күбәләкләр очалар.

Канатларын җилпи-җилпи

Берсен-берсе кочалар.

Һәрбер кошның сайравыннан

Җанга ләззәт аласың.

Әнә, бер кош бөтерелә,

Әй, уйната баласын.

Якыныма чәчәкләрне

Килә бүләк итәсе.

Монда шулкадәр күңелле,

Килми кайтып китәсе.

Раилә БАРИЕВА.

Уразай авылы.

СОКЛАНУ

Их, җәйләрнең матур чагы,

Бик ямьле мәле бүген!

Җиләкле яшел аланда

Күтәренке соң түгел!

Җиләкләрнең кып-кызылын

Оныгым белән җыям.

Җиләктәй өлгергән кызга

Сокланып карап куям.

"Ий, гомернең матур чагы!" -

Пышылдап әйткән сүзем.

Битләре җиләктәй алсу -

Тимәсен генә күзем...

Сибелә алан өстенә

Кояшның якты нуры.

"Җиләктәй гүзәл оныгым,

Бәхетләрең булгыры!"

МАТУР ГАДӘТ

Чәчәкләрнең һәммәсе дә матур -

Эресе дә аның, вагы да.

Күңелләрне сокландыра ала

Зәңгәре дә аның, агы да.

Шүңа кеше гөлләр белән бизи

Түр бакчасын һәм өй эчләрен.

Матурлыкка ирешү кыйммәт түгел,

Күп тә сорамыйдыр көчләрең.

Бары җирне ямьләндерер өчен

Теләк кенә кирәк кешегә.

Табигатьнең нәфислеген тоеп,

Гүзәллеккә табынып яшәргә.

Гөлбакчалар үссә тирә-якта,

Күңелле соң карап йөрүе!

Нинди матур гадәт - кешеләрнең

Бер-берсенә чәчәк бирүе!

Кемдер чәчәк бүләк итсә сиңа,

Бәйрәм ясап әгәр беркөнне -

Күтәрелә күңел. Аралар да

Якыная аннан түгелме?

Гөлзада ӘХТӘМОВА.

Исәнбай-Алабуга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев