Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Гүзәл Уразова яңа эшкә урнашкан - доставкага (ВИДЕО)

Пиццалар ташый

Җырчы Гүзәл Уразова яңа видео куйган. Видеода ул униформа кигән һәм рюкзак аскан. Заказ бирүчегә пицца китереп бирә.

«Концертлар юк. Әле кайчан буласы билгесез, ике ел буена концерт куярга ярамый дигән хәбәрләр дә йөри. Әкренләп эш эзли башладык, мин әлегә «доставка»да, Илдар Хәкимов таш компьютерлары җыя, әлегә эшләми, ди. Барысы да көйләнеп китәр әле дип уйлыйбыз, ләкин шулай да эшсез утырып булмый.

Кемгә нәрсә китереп бирергә кирәк? «+» куйган кешегә шәхсән үзем китерәм!» — дип язган җырчы.

Инстачылар арасында җырчыдан нәрсәдер китертергә теләүчеләр бихисап. Алар комментарийларда әллә ничә «+» билгесе тезгән.

Гүзәлне виртуаль дуслары Уфага һәм Актанышка да чакырган.

Җырчы Зөфәр Хәйретдинов «зур плюс», - дип комментарий калдырган.

«Сез һәрвакыт позитив. Һәрвакыт кешегә шатлык китерәсез», — дип әллә җырлавын, әллә ашарга китереп бирүен хуплаган берәү.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Концертлар юк.. Әле кайчан була билгесез, ике ел буена концерт куярга ярамый дигән хәбәрләр дә йөри. Әкренләп эш эзли башладык, мин пока доставкада, Ильдар Хәкимташ компьютерлары җыя, но пока эшләми ди.. Барсы да көйләнеп китәр әле дип уйлыйбыз, ләкин шулай да эшсез утырып булмый. Кемгә доставка кирәк? Я на доставке если что звоните! "+" куйган кешегә лично үзем китерәм! #гузельуразова #ильдархакимов #доставка

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев