Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гүзәлия ӘХМӘДИЕВА: Безнең гаилә Ватан сакчыларына бай

Газета укучыларыбызга “23 февраль сезнең өчен нинди бәйрәм ул?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Шул уңайдан газета укучыларыбызга “23 февраль сезнең өчен нинди бәйрәм ул?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Гүзәлия ӘХМӘДИЕВА, Исәнбай авылы:

– Безнең гаилә Ватан сакчыларына бай, шөкер. Җәмәгатем Хәмит тә, биш улыбыз – Рөстәм, Рамис, Раниф, Ринас, Илсаф та (фотода) – илебез алдындагы бурычларын үтәгән ир-егетләр. Ә кайларда гына хезмәт итмәделәр алар: Тула, Екатеринбург, Владивосток... Ирем хәрби бурычын Польшада үтәгән, олы улыбызга Чечняда булырга туры килде. Ә төпчегебез Илсаф бүгенге көндә Мәскәү өлкәсендә юл гаскәрләрендә хезмәт итә. Әле көз көне генә солдат каешы буган улыбыз белән көн саен телефоннан аралашып торабыз. Элек улларыбыз белән хатлар языша идек, әлбәттә. Илсаф хезмәтенә бер дә зарланмый, командирлар да яхшы, ди. Ул шулай дип торгач, безнең күңел тыныч.

Төпчегебездән кала, барлык улларыбыз да гаиләле инде. Төп йортка җыелышкач, солдат тормышын да искә алып сөйләшәләр. Армия хезмәте турындагы фотоальбомнарын да кадерләп саклыйлар. Шулай булгач, безнең гаилә өчен 23 февраль – ир-егетләребезне, безнең саклаучыларыбызны зурлау, аларга иң изге теләкләрне җиткерү көне инде ул. Ә әни кешенең 
теләге бер генә: исән-сау, озын гомерле, бәхетле булсыннар. Рәхмәт сезгә, улларыбыз!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев