Халык дружиналары әгерҗелеләрнең иминлеген саклый
Бер ел элек Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ирекле халык дружиналарын яңадан торгызу турындагы Указга кул куйган иде. Әлеге вакыт эчендә безнең районда ниләр эшләнгән? Әгерҗе дружиначылары ничек эшли? Бу хакта сөйләвен үтенеп, полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Радик ВАҺАПОВка мөрәҗәгать иттек. - Радик Илгизович, бүген районда ничә ирекле...
Бер ел элек Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ирекле халык дружиналарын яңадан торгызу турындагы Указга кул куйган иде. Әлеге вакыт эчендә безнең районда ниләр эшләнгән? Әгерҗе дружиначылары ничек эшли? Бу хакта сөйләвен үтенеп, полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Радик ВАҺАПОВка мөрәҗәгать иттек.
- Радик Илгизович, бүген районда ничә ирекле халык дружинасы эшли?
- Әгерҗедә бер генә дружина бар, ул иң күпсанлысы. Әлеге дружина "Авангард" Яшьләр үзәге директоры Айзат Харисов җитәкчелегендә эшли һәм шәһәрнең төрле оешма-учреждениеләреннән 54 хезмәткәрне берләштерә. Авылларда оештырылган 18 ирекле халык дружинасына 121 кеше керә. Алар барысы да штаб начальнигы - район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев алдында хисап тоталар. Дружиналарның һәркайсы төбәкара реестрда рәсми рәвештә теркәлгән. Халык дружиналары командирлары арасында авыл җирлекләре башлыкларының да булуын аеруча хуплыйм. Беренчедән, алар, авыл җирлекләре җитәкчеләре буларак, дружиначыларны һәрчак контрольдә тоталар. Икенчедән, авылдагы проблемаларны бик яхшы беләләр. Авыл дружиначылары салаларда төрле бәйрәмнәр, зур чаралар уздырылганда тәртип сагында торалар.
- Дружиналар нинди режимда эшли?
- Шәһәр дружиначылары рейдка полиция хезмәткәрләре белән бергә пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә кичке сәгать 9дан 12гә кадәр чыгалар. Рейдка чыкканчы дежур офицер алар белән инструктаж уздыра. Шунда ук маршрут та билгеләнә. Дружиначылар, нигездә, урамнарда, җәмәгать урыннарында, парк һәм скверларда йөриләр. Алар шәһәр халкының иминлеген саклыйлар, тәртипне күзәтәләр. Көтелмәгән хәлгә юлыккан очракта полиция хезмәткәренең рациясе аша дежур бүлек белән элемтәгә керәләр.
- Бүген халык дружиначыларын полиция ярдәмчеләре дип атап буламы?
- Әлбәттә. Ирекле халык дружиналарын торгызу шәһәрдәге иминлекне саклауга һәм гражданнарның аңын үзгәртүгә уңай йогынты ясый. Уртак рейдларның нәтиҗәсе буларак, бүгенге көнгә 184 административ беркетмә төзелде. Аларның күпчелеге җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган гражданнарга кагылышлы. Мондый урыннарда яшүсмерләрнең дә очравы аяныч.
Эчке эшләр органнарында кыскарту барган чорда ирекле халык дружиналары җәмәгать тәртибен саклауда мөһим роль уйный. Бүлек хезмәткәрләре исеменнән һава торышының нинди, вакытларының кысан булуына карамастан рейдларга чыгучы
- Киләчәккә планнарыгыз?
- Хәзер без дружиначыларга район һәм шәһәр Советы сессияләрендә, эшлекле дүшәмбе киңәшмәләрендә тантаналы төстә таныклыклар тапшырабыз. Яңа елдан үзебезнең сафка тагын да күбрәк кешене җәлеп итәргә уйлыйбыз. Дружиначыларга киләчәктә шәһәрдә узучы зур чараларны саклау да йөкләнәчәк. Ирекле дружиначылар халык иминлеге сагында торачаклар. Шуны истән чыгармагыз: халык дружинасы, беренче чиратта, халык өчен эшли.
Екатерина САМСОНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев