Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Хәния Фәрхинең вафатына – 40 көн

Бүген танылган җырчы Хәния Фәрхинең вафатына - 40 көн. Шул уңайдан кичке 6да Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында танылган аның истәлегенә флешмоб оештырылачак. Анда катнашучылар барысы бергә "Әлдермеш" җырын башкарачак. Флешмобтан репортажны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан укырга мөмкин булачак. Шулай ук сайт укучылары чарадан видеорепортаж да карый...

Бүген танылган җырчы Хәния Фәрхинең вафатына - 40 көн.

Шул уңайдан кичке 6да Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында танылган аның истәлегенә флешмоб оештырылачак. Анда катнашучылар барысы бергә "Әлдермеш" җырын башкарачак.

Флешмобтан репортажны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан укырга мөмкин булачак. Шулай ук сайт укучылары чарадан видеорепортаж да карый алачак.

Татар эстрадасы йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи 29 июльдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев