Хәзер сыер асрау отышлымы?
Хәзер күпләр сыер асраудан баш тарта. Моны кемдер файдасы юк дип аңлата. Кемдер озаграк йоклауны өстен күрә. Без әлеге сорауны озак еллар сыер тотучы хуҗабикәләрнең үзләренә биреп, аларның фикерен белдек. Зинаида КАЗАНЦЕВА, Барҗы-Пельга авылы: - Сыер тоту ничек отышлы булмасын инде?! Безнең авылда өч-дүрт гаилә быел сыерын сатты. Аларга бер...
Хәзер күпләр сыер асраудан баш тарта. Моны кемдер файдасы юк дип аңлата. Кемдер озаграк йоклауны өстен күрә. Без әлеге сорауны озак еллар сыер тотучы хуҗабикәләрнең үзләренә биреп, аларның фикерен белдек.
Зинаида КАЗАНЦЕВА, Барҗы-Пельга авылы:
- Сыер тоту ничек отышлы булмасын инде?! Безнең авылда өч-дүрт гаилә быел сыерын сатты. Аларга бер дә җиңел булмас дип уйлыйм. Ярый ла, шәһәрдә эш бар. Авылда эш табу бик авыр бит.
Төп эшем булса да, сыерсыз яшәүне мин күз алдына да китермим. "Сыерлы кеше - сыйлы кеше" дип юкка гына әйтмәгәннәр. Беренчедән, аның бозавы була. Сөт сатып та яхшы гына акча эшлибез. Безнең әлегә ике сыерыбыз бар. Аларга терлек азыгы әзерләү белән бернинди проблема булмады. Үзебезнең трактор, тырма бар. Дөрес, быел печән чаба һәм кысу өчен кеше ялларга туры килде. 73 рулон печән әзерләдек. Бу эшләргә 11-12 мең сум тирәсе акча китте. Бер ай эчендә сөт акчасы белән әлеге чыгымнар кире әйләнеп кайтты. Фуражга да шуның кадәр күп акча китә димәс идем.
"Сыер тоту отышлы түгел" дигән сүзне ялкаулар гына әйтә аладыр. Элек үз техникабыз булмаганда да бер сыер булса да тоттык. Төнге сәгать өчтә торып печән җыярга чыккан чаклар булды булуын. Тик үзебез өчен тырыштык бит.
Без Удмуртиянең Әлнәш районы белән күрше булып яшибез. Алар безнең көтүлекләргә кызыгалар. Бездә мал йөртер урын юк, ә сездә, әнә, нинди иркенлек, диләр.
Авылыбызда терлек асраучы яшь гаиләләрнең булуына бик сөенәм мин. Кайберәүләр хәтта үзләре генә дә мал асраудан курыкмыйлар. Әйтик, Елена Лазарева, Валентина Любимова өлкән яшьтәге әниләрен тәрбиялиләр. Төп эшләренә дә җитешәләр, мал да тоталар.
Сәламәтлек барында, гаилә имин булганда, Хөкүмәт ярдәм итеп торганда, сөтне өй каршыннан ук алып киткәндә сыердан баш тартмыйбыз әле.
Эльмира ҖӘЛӘЛОВА, Тирсә авылы:
- Тирсәгә килен булып төшкәнемә 25 ел, менә шуннан бирле бер көн дә сыерсыз яшәгәнебез юк. Мин аны күз алдына да китерә алмыйм. Бер генә сыер тотуның алай файдасы юктыр дип уйлыйм. Шәхсән безгә килгәндә, икедән дә киметкәнебез булмады. Шунысын да әйтеп куйыйм әле: сыер саву, сөтне эшкәртү кебек эшләрне бик яратып, һич тә авырсынмыйча сөенә-сөенә башкарам. Аппаратыбыз булса да, сыерларны кул белән савам. Миңа шулай ныграк ошый.
Сөт һәм сөт ризыкларын сату өчен ирем Фәрит белән атнага бер тапкыр Әгерҗегә олы базарга йөрибез. Егермешәр кило эремчек, унбишәр шешә сөт, сөтөсте, май, корт сатып кайтабыз. Үзебезнең сатып алучыларыбыз да бар, алар килүебезне көтеп кенә торалар. Атна башында мин, гадәттә, май язам. Ә базарга барыр алдыннан сөтөсте аертам, эремчек ясыйм. Ризык свежий булсынга эшләнә инде болары. Сөт күп чорда көн саен сепаратордан аертырга туры килә. Кышын ике көнгә бер тапкыр аертабыз. Яшермим: җәен кайчак кайбер сөт ризыкларын кире алып кайткан вакытлар да була. Аның каравы, кышын бик тиз алып бетерәләр. Йөри торгач, һәр нәрсәгә җайлашып бетәсең икән ул, кайсы сатып алучыга ни ошамаганын яттан беләбез инде хәзер.
Бозауларны да үстереп, суеп сатабыз. Озын сүзнең кыскасы, сыерлар безне тук та яшәтә, акчалы да итә. Бүгенге көндә төп керемебез шуннан булганлыктан, малкайларыбыз исән-сау гына булсын дип телибез.
Менә быел да кышка тыныч күңел белән керәбез, шөкер. Малларга җитәрлек печән әзерләдек. Ул ягын Фәрит хәстәрләде. Киләчәктә дә шулай тигез булып, абзар тутырып маллар асрарга язсын иде.
Кадрия РАМАЗАНОВА, Гали авылы:
- Соңгы ике елда абзарыбызда дүрт сөтлебикә мөгрәп торуга бик сөенәбез. Аңа кадәр дә сыерсыз тормадык. Ирем Айрат - Девәтернә урманчылыгында мастер, үзем фельдшерлык-акушерлык пунктында санитарка булып эшләгәч, күп мал асрарга кызыкмадык. Пункт ябылгач, мин эшсез калдым. Япь-яшь килеш өйдә ничек кул кушырып утырасың?! Әнә шулай итеп, сыерлар санын арттырдык. Әле ике ел элек сөтне авылга да килеп җыймыйлар иде. Сөтөсте, эремчек ясап, май язып авылдашларны, күрше-тирә авылларда яшәүчеләрне сөт һәм сөт продукцияләре белән тәэмин итеп тордым. Моннан бер ел элек сөтне Исәнбайдан Рәис абый Мөхәммәдиевка тапшыра башладык. Һәр көнне иртәнге алтынчы яртыда машина авыл башына килеп туктый. Җәй көне 80шәр литр сөт тапшырып, айга 40ар мең сум акча алдым. Хәзер сөт азрак кимеде. Әмма бу артык зыян китермәс дип уйлыйм, чөнки кышка сөтнең бәясе артыр дип өметләнәм.
Кайберәүләр "печән-фуражны сатып алгач, мал тотуның файдасы юк", дип зарланалар. Мин алай димәс идем. Быел без, мәсәлән, фермерлардан 700 сумнан 30 рулон печән, "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәтеннән 5,50 сумнан алты тонна ашлык сатып алдык. Сөт саткан бер айлык акча азыкка китсә дә, бу әллә ни күп түгел.
Ни генә дисәләр дә, сыер - үз-үзен аклый торган мал ул. Дүрт сыерның дүрт бозавын үстерәбез, сөттән гаилә бюджетына күпме керем керә, сөт һәм аннан эшләнгән ризыклар үзебез, балалар, туганнарга да җитә. Әле бит сөт саткан акчаны кредит түләргә дә, Ижауда студент төпчегебез Гүзәлне укытырга да тотабыз.
Безнең Гали авылында 19 гына хуҗалык булса да шуның бишесендә ике һәм аннан күбрәк сыер асрала. Авылда барлыгы 26 сөтлебикә бар. Зур авылларда сыер саны елдан-ел кимеп барганда бездә аның артуына бик тә сөенәм мин.
Белешмә:
2017 елның 1 июленә Әгерҗе районында 1996 сыер исәпләнә. Узган ел әлеге сан 2087 булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев