Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

И, кыска, бик кыска гомерләр

Бу мәһабәт гәүдәле, гыйлемле, бик тә кызыклы шәхес "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының 80 еллык юбилеенда катнашкан иде. Бәйрәмгә кунак булып килгән районыбыз җитәкчеләре, хәбәрчеләребез, дусларыбыз, рус милләтеннән булса да, аның татарча матур итеп сәламләвен, безнең газета турында җылы сүзләр әйтүен, кызыклы чыгышын, бәлки, хәтерлиләрдер әле. Бу олы кунагыбыз - республикада танылган...


Бу мәһабәт гәүдәле, гыйлемле, бик тә кызыклы шәхес "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының 80 еллык юбилеенда катнашкан иде. Бәйрәмгә кунак булып килгән районыбыз җитәкчеләре, хәбәрчеләребез, дусларыбыз, рус милләтеннән булса да, аның татарча матур итеп сәламләвен, безнең газета турында җылы сүзләр әйтүен, кызыклы чыгышын, бәлки, хәтерлиләрдер әле.
Бу олы кунагыбыз - республикада танылган журналист, "Татмедиа" җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе, район матбугат чаралары журналистларының иң хөрмәтле остазы, ТР Җәмәгать палатасының актив әгъзасы Владимир ШЕВЧУК иде.
Чәршәмбе көн кичтән Казандагы каләмдәш дуслар көтмәгәндә кайгылы хәбәр җиткерделәр: Египетка ял итәргә киткән җирендә Владимир Николаевичның йөрәге тибүдән туктаган... Бу җанөшеткеч хәбәргә күңел ышанмый, ә күздән яшь ага. Әле узган атнада гына чираттагы ялына китәр алдыннан телефоннан шалтыратып хәлләребезне белешкән, январь аенда "Татмедиа"ның яңа генераль директоры белән Әгерҗегә килеп, район җитәкчелеге һәм редакция коллективы белән очрашачакларын әйткән иде бит... Ни кызганыч, Владимир Николаевич белән Әгерҗе җирендә очрашулар насыйп булмады.
Район газеталары мөхәррирләренең иң якын дусты, киңәшчесе, бик катлаулы хәлләрдә калганда да барыбызга да ярдәм итү юлын таба белүче, әле алтмышынчы яшенә генә аяк атлаган, энергиясе ташып торган хөрмәтле остазыбызны мәңгелеккә югалту, аның турында үткән заманда сөйләү ифрат авыр. Авыр туфрагы җиңел булсын мөхтәрәм өлкән коллегабызның. Владимир Шевчукның исеме Татарстан журналистикасы тарихына алтын хәрефләр белән язылыр. Ул моңа бик тә лаек.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев