Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иң яхшы участковыйны әгерҗелеләр үзләре сайлый

"Халык участок вәкиле" дип аталган Бөтенроссия бәйгесе старт ала. Дүртенче тапкыр узучы бәйгедә иң яхшы участок вәкилен халык үзе сайлый. Бу - эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эшчәнлеген бәяләүдә җәмәгатьчелекнең дә катнашуына ачык мисал. Полициянең участок вәкилләре үзләре хезмәт күрсәтә торган участокта тәүлек буе халык белән эшли. Алар, гадәттә, халыкка ярдәмгә...

"Халык участок вәкиле" дип аталган Бөтенроссия бәйгесе старт ала. Дүртенче тапкыр узучы бәйгедә иң яхшы участок вәкилен халык үзе сайлый.

Бу - эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эшчәнлеген бәяләүдә җәмәгатьчелекнең дә катнашуына ачык мисал.

Полициянең участок вәкилләре үзләре хезмәт күрсәтә торган участокта тәүлек буе халык белән эшли. Алар, гадәттә, халыкка ярдәмгә полициянең башка подразделение хезмәткәрләреннән иртәрәк килеп җитәләр. Җинаятьчелеккә, исерткеч эчемлек кулланучыга, наркоманиягә каршы профилактик эш алып баралар. Кылынган җинаятьләрнең дүрттән бере участок вәкилләренең катнашы белән ачыла.

11-20 сентябрьдә иң яхшы участок вәкиле район күләмендә сайлаячакбыз.

Россия Эчке Эшләр бүлегенең Әгерҗе районы буенча бүлеге тарафыннан бәйгедә катнашу өчен өч кандидат тәкъдим ителде. Менә алар: өлкән участок вәкиле, полиция майоры Айдар Әнвәр улы Әхмәтшин, полиция майоры Руслан Минзаһит улы Галиәскәров һәм полиция майоры Рамис Реваль улы Нәбиуллин.

Ничек тавыш бирергә?

Интернетта "Әгерҗе муниципаль районы порталын" җыябыз. Аннан - "Әгерҗе муниципаль районы" - сул яктан "хокук саклау органнары"н - "РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге"н - "Халыкучасток вәкиле" Бөтенроссия бәйгесе"н - "тавыш бирергә". Аннан кандидатлар турында мәгълүмат пәйда булачак. Кайсы кандидатка тавыш бирергә теләсәгез, шул төймәгә басарга кирәк.

Хөрмәтле райондашлар, иң яхшы участок вәкилен сайлаудан читтә калмагыз. Бу бәйгедә һәркайсыгызның тавышы бик тә мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев