Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Яңа Акхуҗа клубында “Пар балдаклар” дип исемләнгән кичә оештырылды

Бәйрәмдә көмеш, энҗе... алтын туйларын билгеләп үткән парлар Тәфкил–Алсу Касыймовлар, Ринат–Люция Хәсәновлар, Хәмит–Зилүдә Закировлар, Сәетҗан–Лилия Галимовлар, Илфак–Гүзәлия Мөхәммәтшиннар сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнделәр

Авылыбыз кечкенә булса да, үрнәк, тату, бердәм гаиләләре белән күркәм. Шул гаиләләрне хөрмәтләү йөзеннән Яңа Акхуҗа клубында “Пар балдаклар” дип исемләнгән кичә оештырылды.

Бәйрәмдә көмеш, энҗе... алтын туйларын билгеләп үткән парлар Тәфкил–Алсу Касыймовлар, Ринат–Люция Хәсәновлар, Хәмит–Зилүдә Закировлар, Сәетҗан–Лилия Галимовлар, Илфак–Гүзәлия Мөхәммәтшиннар сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнделәр. Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Рафил Сәлимуллин, аның урынбасары Эльза Гыймазова бу гаиләләрнең эш сөючән, тырыш, яшьләргә үрнәк, бер-берсе өчен утка да, суга да керергә әзер булуларын, авылны тәртиптә тоту өчен зур тырышлык куюларын билгеләп үттеләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Сәхнә түреннән балалары да әти-әниләренә карата иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Клуб мөдире Вәсилә Гайнетдинова гаиләдә тату яшәү, тиң ярыңны бәхетле итү серләре белән уртаклашуларын да сорады.

– Гаиләдә тынычлык хөкем сөрсен өчен хатын-кызның сабыр булуы мөһим. Кайвакыт  эндәшми дә кала белергә кирәк. Чөнки сөйдергән дә тел, биздергән дә тел дип белми әйтмәгәннәр, – диде Тәфкил Касыймов. 
Люция Хәсәнова исә үз чыгышында һәркемнең пар канатлы булып, сәламәтлеккә туенып яшәвен теләде.  

– Тату гомер кичерүнең сере бик гади, ул да булса сабырлык, – диде 41 ел каенанасы белән яшәүче Зилүдә Закирова.

Ә күп итеп кош-корт, терлек асраучы Сәетҗан–Лилия Галимовлар тырышлык та – гаиләне берләштерә торган сыйфат, диделәр. 
Бәйрәм авыл үзешчәннәренең чыгышлары, Касыймовларның кызлары Гөлназ белән Аидәнең җырлары белән үрелеп барды. 
Соңыннан котлаулар мул табын артында дәвам итте. Җәй кызу эш чоры булса да, ял итү, күңел ачу өчен мондый бәйрәмнәр дә бик кирәк дип саубуллаштык.

Зәмфирә ДӘҮЛӘТШИНА. 
Яңа Акхуҗа авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев