Яңа Бәзәкә авыл җирлеге җыенында хөрмәтләнүчеләр күп булды
Җитәкчеләр тирән рәхмәт сүзләре җиткерделәр
Яңа Бәзәкә авыл җирлегенең отчет җыелышында авыл тормышында актив катнашучы ир-егетләр хөрмәтләнде. Мөнир Муллахмәтов, Мәсгуть Гыйльметдинов, Илдар Мәрданов, Марсель Харисов, Раушан Хикмәтуллинга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рәзил Гыйльметдинов, Салават Гыйльметдинов, Дилүс Ямалиев, Фирдәвес Уразманов, Фәнзир Фәтхуллин, Марат Гыйззәтуллин, Заһит Габдрахаманов, Марс Харисов авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Гөлнәфис Мазитова ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хөрмәтләнүчеләрне район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Мәгъсүм Салихов котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев