Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә иң өлкән сайлаучының өенә барып сайлату оештырылды
85 яшьлек Нәҗибә әби Зарипова, авыру сәбәпле, сайлау участогына килә алмады
Бүген Әгерҗе районының өч авыл җирлегендә авыл җирлекләре Советлары депутатларына өстәмә сайлаулар уза. Әгәр сәламәтлеге аркасында сайлаучы сайлау участогына тавыш бирергә килә алмаса, ул өйдә дә тавыш бирә ала.
Яңа Бәзәкә авыл җирлегендәге 487нче сайлау участогының комиссия әгъзалары Яңавылдагы хезмәт ветераны Нәҗибә әби Зарипованың өенә бардылар. Ул, авыру сәбәпле, участокка килә алмады. Гомере буе терлекчелектә хезмәт куйган Нәҗибә апа бик күп сайлауларда катнашкан. Ул, монысында катнашуны да үзенең гражданлык бурычы итеп санап, тавыш бирде.
Сайлау участогы әгъзаларын өендә кабул иткән райондашыбыз үзенә булган хөрмәттән канәгать калды.
ххх
Исегезгә төшерәбез: әгәр сәламәтлеге аркасында сайлаучы сайлау участогына тавыш бирергә килә алмаса, ул өйдә тавыш бирә ала. Участок сайлау комиссияләре бүген 14.00 сәгатькә кадәр язма яки телдән тавыш бирү турында гаризалар кабул итә.
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-29-55, 2-15-61.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев