Яңа ел алдыннан 2нче мәктәптә хәйрия ярминкәсе уздыру – матур традиция
Быел ул тугызынчы тапкыр үтте
Могҗизалы бәйрәм Яңа ел алдыннан 2нче мәктәптә хәйрия ярминкәсе уздыру – матур традиция. Быел без аны тугызынчы тапкыр үткәрдек. Әлеге акцияне балалар гына түгел, әти-әниләр дә, педагоглар да көтеп алалар.
Декабрьнең бер матур көне мәктәп коллективына, укучыларга онытылмаслык бәйрәм бүләк итте. Актлар залында алма төшәр урын да юк. Биредәге күңеллелекне, җанлылыкны аңлатырга сүзләр дә табып булмый хәтта.
Хәйрия акциясенә укучыларыбыз бер айга якын әзерләнделәр. Сувенирлар әзерләделәр, әниләре белән бергәләп тәмле пироглар, тортлар, печеньелар пешерделәр. Кәнфитләрнең дә нинди генә төрләре юк иде!
Яңа елга багышланган сувенирлар ярминкәдә иң популярлары булдылар. Чыршылар, уенчыкларны бик теләп сатып алдылар. Кулдан ясалган сабын, фотосурәтләр өчен кыса, балалар уенчыкларына да сорау зур булды. Сатуда хәтта мунча пиннеге дә бар иде!
Сатып алучыларны җәлеп итү максатыннан, һәр сыйныф сәүдә урынын үзенчәлекле итеп бизәде, үз товарына бик яхшы реклама ясады. Шул рәвешле, малайлар-кызлар бик оста сатучылар роленә дә керделәр.
– Максатыбыз гади генә ярминкә уздыру түгел. Без анда укучыларыбызның әти-әниләре белән бергә катнашуларын, үзләренә бәйрәм ясауларын телибез. Бу юлы да мәктәбебездәге 27 сыйныфның һәрберсе үзенчәлекле эшләнмәләр ясарга омтылган. Ђ сатудан кергән акчаны һәр елдагычаа ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә тапшырачакбыз, – диде мәктәп директоры Оксана Дорось.
– Ярминкәдә үзгә мохит хөкем сөрә, матурлыктан күзләр камаша. Без, бербөтен булып, зур һәм изге эш башкардык. Шуңа күңел сөенә, – диде директор урынбасары Светлана Насыйрова.
Сүз уңаеннан: бу көнне директор үзе дә, укытучыларыбыз да ярминкәдән бик күп Яңа ел сувенирлары, тәм-томнар сатып алдылар.
Наталья МӨФТӘХЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев