Яңа ел алдыннан «Әгерҗе хәбәрләре» редакциясе әбүнәчеләренә бүләк таратты
Без бәхетле бүләк ияләрен өйләренә барып котлап кайттык
Күпләр Яңа ел табынын кыздырылган каздан, мандарин, ананас кебек җиләк-җимешләрдән башка күз алдына да китерми. Без – “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре барыбыз да яратып көткән, могҗизаларга бай бәйрәм алдыннан 2025 елның беренче яртыеллыгы өчен район басмасына язылучылар арасында нәкъ менә шундый бүләкләр уйнаттык. Бу юлы газетага ноябрь, декабрь аенда язылып, квитанцияләрен редакциягә юллаган 192 райондашыбыз бүләк уйнатуда катнашты.
Иң төп бүләк – казны Тирсәдә яшәүче Револь–Мәүлидә НӘБИУЛЛИНнар отты. Мордывыйдан Люция ХӘМИТОВА, Еленовскидан Надежда КАТАЕВА, Пеләмештән Елена ИРГУБАЕВА, Күләгәштән Ирина МИХАЙЛОВАга җиләк-җимеш җыелмалары чыкты. Без бәхетле бүләк ияләрен өйләренә барып котлап кайттык.
Каз откан Револь–Мәүлидә Нәбиуллиннар 43 ел бәхетле пар булып яшиләр. Ике ул үстергәннәр, ике оныклары да буй җитеп килә. Револь абый гомере буе “Сельхозтехника” берләшмәсендә шофер булып эшләгән. Мәүлидә апа сәүдә системасында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Тормыш сынауларын иңне-иңгә куеп җиңеп, һәр шатлык-сөенечне уртак итеп яшиләр алар.
Яңа елга килгәндә, аны гаилә бәйрәме дип саныйлар. Бу көнне бик күп тәм-томнар әзерлиләр. Табынны хуҗабикә кыздырган каз да бизи.
– Элек үзебез дә казлар үстерә идек. Соңгы елларда сатып кына ала башладык. Быел әле алырга да өлгермәгән идек. “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясеннән шалтыратып каз отуыбыз турында әйткәч, “телсез” калдык. Чөнки моңа кадәр лотерея уеннарында күп катнашсак та бер бүләк тә отканыбыз юк иде, – ди елмаеп һәм рәхмәтле булып Мәүлидә апа.
Мордывыйда яшәүче Люция Хәмитова район газетасын “үземне белә-белгәннән бирле укыйм”, ди. Аның әтисе – районыбызның танылган шагыйре Чыңгыз ага Мусин гомере буе газетаның иң актив хәбәрчесе булды. Люция дә башлангыч сыйныфларда укыганда ук каләм тибрәтә башлый. Татар теле укытучысы булып эшләгәндә укучыларының иҗат җимешләре дә газета битләрендә еш дөнья күрә. Хәзер дә “Әгерҗе хәбәрләре”нә язылмый калуны күз алдына китермиләр.
– Ирем Фирдәвес белән чиратлашып, “тәмләп” укыйбыз, – ди Люция апа.
Бүләк уйнатуда даими катнашып килсәләр дә моңа кадәр бәхет елмаймаган.
– Яңа елга иң кадерле бүләк бу, – диде сөенеп Люция апа җиләк-җимеш җыелмасын тапшыргач.
Сергей–Надежда Катаевлар күп еллар Ижауда гомер кичерсәләр дә, лаеклы ялга чыккач 2012 елда Еленовский авылына кайтып төпләнгәннәр. Шуннан бирле район газетасының аерылгысыз дуслары алар.
– Газетаның бер хәрефен дә калдырмый укып барабыз. Мин анда басылган рецептлар буенча татарларның милли ризыкларын да пешерергә өйрәндем, – ди Надежда ханым.
Еленовский – райондагы иң кечкенә авылларның берсе. Шуңа күрә биредә яшәүчеләр үзара бик дус һәм тату. Яңа елда да бергәләп бәйрәм итәләр.
– Туганнар, күршеләргә кереп бер-беребезне бәйрәм белән котлыйбыз, теләкләр юллыйбыз. Сәгать телләре 12гә җитә башлагач өйгә кайтып Яңа елны каршы алабыз, – ди Сергей Петрович.
Бәйрәм табынына бергәләп салатлар, манты, балык әзерлиләр.
Пеләмештә яшәүче Елена Иргубаева да – күп еллардан бирле иң тугры әбунәчебез.
– Тормышымны газета-журналлардан башка күз алдына китермим, – ди Елена ханым. “Агрызские вести” газетасын үзе дә, 78 яшьлек әнисе Зоя Иликпаевна да яратып укыйлар.
– Әнием, гомер буе сыер савучы булып эшләп, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булып пенсиягә чыкты, – ди Елена.
Район газетасына язылган квитанцияне редакциягә юлларга кибеттә сатучы булып эшләүче Альберита Исаева ярдәм иткән.
– Олы йөрәкле авылдашыма зур рәхмәт! Бүләккә әнием дә, мин дә ихлас сөендек, – диде Елена ханым.
Күләгәштә яшәүче Ирина МИХАЙЛОВА газетага язылган квитанцияне редакциягә юллаганда ук “бу юлы бүләк отачагыбызны сиздем. Бу турыда иремә дә әйтеп куйган идем”, ди.
Юрий–Ирина Михайловлар 37 ел парлап гомер кичерәләр. Өч балага гомер бүләк иткәннәр. Тырыш хезмәт белән яшәүче гаилә алар. Ике сыер, бозаулар асрыйлар. Җәй буе бакча үстерәләр, җиләк-гөмбәгә йөриләр.
– Авыл тормышы мәшәкатьле булса да, шәһәр кызыктырмый. Ярый әле, авылда төпләнгәнбез дип сөенәбез, – ди Ирина ханым.
Күп еллар мәктәптә пешекче булып эшләүче бу ханым Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерләячәген уйлап куйган инде. Анда пилмән, салатлар, традицион гөмбә ашы, мичтә пешкән камыр ризыклары һәм кыздырылган тавык булачак, ди. Могҗизалы бәйрәмне балалары, оныклары белән бергәләп каршы алачаклар.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы белән бергә булганыгыз, аны яратып укыганыгыз өчен сезгә ихластан зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Яңа ел һәр гаиләгә шатлык-сөенеч, бәрәкәт, муллык алып килсен. Үзегез дә, якыннарыгыз да сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев