Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңа котельня кулланылышка тапшырыла

Әгерҗенең үзәк урамы буйлап барганда 4нче шәһәр мәктәбе тирәсендә төзелеш эшләре баруын абайламый мөмкин түгел

Әгерҗенең үзәк урамы буйлап барганда 4нче шәһәр мәктәбе тирәсендә төзелеш эшләре баруын абайламый мөмкин түгел. Бик тиздән биредә квартал котельнясы кулланылышка тапшырылачак.Әлеге яңа объект һәм ягып җылыту сезонына тулаем әзерлек турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфрастуктур үсеш буенча урынбасары Рамил ФАТЫЙХОВ бәян итте.

Кагыйдә буларак, коммуналь өлкә хезмәткәрләре өчен “урак өсте” беркайчан да бетми. Ягып җылыту сезоны тәмамлану белән алдагысына әзерләнә башларга кирәк. “Таткоммунэнерго” предприятиесе тарафыннан да яз көне 2022-2023 елгы ягып җылыту сезонына әзерлек шартларында ремонт эшләре башкару буенча чаралар планы булдырылган.

– Эш күләме аз димәс идем. Планга К.Маркс урамы, 3а адресы буенча яңа блоклы-модульле котельня төзү һәм Чапаев урамы, 3а адресы буенча урнашкан котельняны техник яктан үзгәртеп эшләү кертелгән иде, – дип сөйли Рамил Әхтәм улы. – Арттырылган егәрлекле квартал котельнясын төзү эшләре ахырына якынлаша. Анда яңа җиһазлар урнаштырылды. Болар барысы бергә кулланучыларга тапшырыла торган җылылык энергиясен арттырырга һәм җылылык буенча югалтуларны минималь күләмдә калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Соңгысына килгәндә, югалтулар барлык челтәрләрдә дә булмый калмый. Срок нигезендә, котельня 25 сентябрьдә кулланылышка тапшырылачак.

Чапаев урамындагы котельняда да күп эшләр башкарылды. Биредә ике казан алыштырылды, кайнар су белән тәэмин итү ихтыяҗларына су җитештерү өчен яңа җылылык алмашу җайланмасы урнаштырылды. Төтен һәм газ чыгу юллары алыштырылды, яңа төтен чыгу торбасы куелды. Башка котельяняларга да техник хезмәт күрсәтү буенча тиешле эшләр башкарылды.

Моннан тыш, яңа сезонда тоташу схемасы үзгәрү сәбәпле, 5нче балалар бакчасы һәм аңа якын урнашкан берничә йорт кебек социаль өлкәгә караган объектларны кайнар су белән тәэмин итүнең яңа системасын эшләтеп җибәрү каралган. Рамил Фатыйхов әйтүенчә, алга таба йортларга шәхси җылылык алмашу пунктлары урнаштыру мөмкинлеге каралачак. Бу кайнар су белән тәэмин итү нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев