Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңа сериядәге тепловозга беренче хатын-кыз-машинист исеме бирелде

«Минем поездлар йөртәсем килә..»

Сервис локомотив депосы базасында Әгерҗе районы өчен генә түгел, ә Горький тимер юлы өчен әһәмиятле чара узды. Горький тимер юлының – 160, Ижау бүлекчәсенең 75 еллыклары уңаеннан яңа локомотивка тантаналы төстә легендар Асия Мөхәммәтшина исеме бирелде.

Бәйрәмдә җитәкчеләр, тимер юл предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары, булачак тимерьюлчылар – укучылар һәм студентлар катнаштылар. Иң мактаулы кунаклар – Асия Нәбиевнаның якыннары: кызы Эльвира Хафизова, аның улы Марат һәм оныгы Мария. 

Чара “Хыял” халык театрының театральләштерелгән күренеше белән башланып китте. Ул герой хатын-кыз тормышындагы төп чорны – хезмәт юлын башлаган елларны һәм сугыш вакытын чагылдырды. 

...Әнә, яшь кыз Асия, укытучы булырга хыялланып, Алабуга педагогия техникумына укырга керә. Әмма әнисе вафат була. Кыз туган Тәбәрлесенә әйләнеп кайта.

Тәвәккәл Асия гаиләләре турында кайгыртуны үз җаваплылыгына ала һәм ФЗУга паровозларны ремонтлау буенча слесарьлыкка укырга керә. Ике ел эшләгәннән соң, 1940 елда депо начальнигына: “Павел Степанович, минем поездлар йөртәсем килә”, – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итә. Аны Муромга машинистлар мәктәбенә җибәрәләр. Студентлар арасында Асия бердәнбер кыз була. Укуны тәмамлаганнан соң йөк поездлары йөртә башлый. 

1941 елның 22 июнен ул Карамбай станциясендә эштә каршы ала. Кире кайтканда пассажир поездын иярләргә туры килә. Эш башлаучы хезмәткәрләр – машинист Асия Вәлиева, ярдәмчесе Василий Бочкарев һәм кочегар Вера Захарова үзләренә тапшырылган поезд юлын дәвам итәләр һәм соңга калу вакытын 40 минутка киметәләр. Бу аларның Бөек Җиңүгә ясаган беренче адымнары гына була. Соңыннан күпме йокысыз төннәр уздырырга, фронт сызыгына күпме җаваплы рейслар алып барырга туры килә! Асия фронтка җибәрүләрен дә сорый. Әмма аңа: “Син монда кирәгрәк!” – дип җавап бирәләр. 
Т

еатраль куелышта тимерьюлчы Эльвира Чевакина һәм хезмәт ветераны, тимер юл музеен саклаучы Раил Садыйковның да катнашуы чараның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев