Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Яңавылдан Марсель-Хәтирә Харисовлар 50 ел иңне-иңгә куеп яшиләр

Халык мәкалендәгечә, үз тырышлыклары белән йорт та җиткерәләр, ул да тәрбиялиләр, агач та үстерәләр

ҮЗ ТЫРЫШЛЫКЛАРЫ БЕЛӘН

Хуҗа да, хуҗабикә дә күпбалалы гаиләдә тәрбияләнгәннәр. Марсель биш бала арасында бердәнбер ир-егет булса, Хәтирә – сигез балалы гаиләдә төпчеге. Икесе дә тормыш арбасына бик иртә җигеләләр. Сигезенче сыйныфтан соң укуларын кичке мәктәптә дәвам итеп, Марсель колхозда машина-трактор паркында, ә Хәтирә, курслар бетереп, көнкүреш комбинатында эшли башлыйлар. Егет армия хезмәтеннән кайткач, яңа ел алдыннан кавышалар алар. 

Өйләнешкәннән соң колхозның кысан гына өч гаиләлек фатирында яши башлый яшь пар. Уллары Марс та  шунда туа. Озакламый үз куышларын торгызалар. Йорт бар, малай үсә... Болар гына җитми ир-егеткә, Марсель урманчы булып китә. Шушы елларда хуҗа яңа йорт төзергә уйлап йөри башлый һәм1996 елда аны төзеп бетерә, зурлап өй туе үткәрәләр. Ә 1997 елда уллары Марс өйләнеп, йортка килен төшә. Шул көннән алып чирек гасырдан артык ике гаилә яши монда.

Кунакка кайткан онык-оныкчык Нариман өйдә хуҗа хәзер: яраткан өлкән бабасын һич күз уңыннан ычкындырмый. Бабыкай да шат, оныкчыгы янында елмаеп, бөтен көйсезлекләрен үтәргә әзер булып тора. 

Марсель лаеклы ялда хәзер. Әмма кул кушырып утырмый. Өй артында тезелеп киткән техника хуҗаны көтеп тора. 20 гектар җирне эшкәртәсе, чәчәсе, урасы, ашлыгын, печәнен җыеп урнаштырасы бар. Хуҗалыктагы эшләрне карап кергән ирен тәмле чәе, җылы ризыгы белән Хәтирәсе каршылый. 

ӨСТӘЛ ТИРӘСЕ ГӨР КИЛЕП ТОРА

...16 яшендә җиң сызганып эшкә керешкән Хәтирә ханым башта авылдагы көнкүреш комбинатында  эшләде. Ул вакытта авылда бердәнбер чәч кисүче иде ул. Кайда гына хезмәт куйса да вазифасын җиренә җиткереп башкарды авыл кызы. Мәктәп белеме генә дип тормады, авыл Советында документлар белән дә эшләде. 

Шул арада бер малай, бер кыз үстереп, тормыш юлына да озатты алар. Марс гаиләсе белән үз яннарында булса, Чулпан Ижау шәһәрендә шәфкать туташы булып эшли. Иптәше белән ике малай үстерәләр. Әби-бабаларын туган көннәре белән котлап килергә, Сабан туе һәм Карга боткасы бәйрәменә кайтырга вакыт табалар алар. Менә шул вакытларда, туган өйнең түренә куелган зур түгәрәк өстәл тирәсе гөр килеп тора бу йортта. 

ИКЕ ГАИЛӘ – ИКЕ ДӘҮЛӘТ

Киленнән дә уңды Хәтирә ханым. Хезмәт юлын хисапчы булып башлаган Эльмира тормышка чыккач педагогия институтында белем алды. 25 ел балалар бакчасында тәрбияче, мөдир булып эшләде. Бакча ябылгач, “Нәүрүз” ширкәте ындыр табагында мөдир вазифасын башкара.

Әгерҗе газ-эксплуатация  хезмәтендә  эшләүче Марсы белән абзар тутырып мал-туар асрыйлар. Ике малай үстерделәр. Кечесе Шамил, әтисе һөнәрен сайлап, укырга керде. Өлкәне Данил үзе әти кеше булды. Күрше Көчек авылы кызы Гүзәлгә өйләнеп, Нариманны үстерәләр. Үзләре дә каената-каенана, бабай-әби хәзер Марс белән Эльмира. Шөкер, Эльмираның 80 яшьлек әнисе Нәзилә апа да сау-сәламәт, үз көчендә. Бу йортта кадерле кунак, урыны түрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев