Ярминкәдә өлкәннәргә волонтерлар ярдәм итә
Алар өлкәннәрне өйләренә кадәр озаталар
Әгерҗедә узучы ярминкәдә Яшәләр үзәге волонтерлары өлкәннәргә булышлык күрсәтәләр. Авыр-авыр сумкаларын өйләренә кадәр алып кайтырга булышалар.
– Рәхмәтләр яусын бу балаларга. Ит, сөт, йомырка, яшелчәләр алган идем. Ярый, шушы балалар булды. Өемә кадәр илтәбез дип сөендерделәр, – диде 85 яшьлек бер әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев