Иҗат уты белән янучы әгерҗелеләр, сезнең өчен!
Барыбыз да яратып, көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бигрәк тә бала-чагалар Кыш бабай бүләген зарыгып көтәләр. ЯҢА ЕЛ ФОТОЛАРЫ Бәйрәм якынлашкан саен өлкән, урта буын балачактагы Яңа ел бәйрәмен искә төшерәләрдер, "Кар кызлары, кар бөртекләре, куян-төлкеләр булып киенеп Чыршы әйләнәсендә җырлап-биеп күңел ачкан күңелле чаклар бар иде шул"...
Барыбыз да яратып, көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бигрәк тә бала-чагалар Кыш бабай бүләген зарыгып көтәләр.
ЯҢА ЕЛ ФОТОЛАРЫ
Бәйрәм якынлашкан саен өлкән, урта буын балачактагы Яңа ел бәйрәмен искә төшерәләрдер, "Кар кызлары, кар бөртекләре, куян-төлкеләр булып киенеп Чыршы әйләнәсендә җырлап-биеп күңел ачкан күңелле чаклар бар иде шул" дип уйга чумалардыр.
Әйдәгез әле, бу көннәрдә нәкъ менә балачакка кайтып килик. 60-80нче елларда Яңа ел костюмнарыннан төшкән фотоларыгыз гаилә альбомында сакланган булса, редакциягә юллавыгызны сорыйбыз. Фотода ничәнче ел икәнен, Яңа ел турындагы хатирәләрезне язарга онытмагыз. Фотолар кире сезгә бирелә.
ШИГЫРЬ ЯЗАМ
2016 - Көнчыгыш календаре буенча Маймыл елы. Үткен каләмле, юморга бай газета укучыларыбыз өчен дә "Яңа елга шигырь язам" дигән рубрика тәкъдим итәбез.
Маймыл елы диеп маймылланмыйк,
дигән шигъри юлны дәвам итеп, дүртьюллык языгыз.
Иҗат җимешләрегезне 21 декабрьгә кадәр agr-vesti@mail.ru электрон адресына яки К.Маркс урамы, 8нче йортка почта аша җибәрә аласыз. Сездән хатлар көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев