Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исеңдәме, иркәм....

Кеше бу дөньяга бәхетле булу өчен туа. Ә бәхетле булу өчен һәркемнең якты гаилә учагы дөрләп янарга тиеш. Гомер буена яшьлек мәхәббәтләрен сүндерми саклаган, ак чәчәкле картлык көннәренә кадәр бер-берсенә тугры калып, бер-берсен хөрмәт итеп, синнән башка миңа тормыш юк дип яшәгән гаиләләргә кемнәр генә сокланмый икән?! Ә мондый бәхеткә...

Кеше бу дөньяга бәхетле булу өчен туа. Ә бәхетле булу өчен һәркемнең якты гаилә учагы дөрләп янарга тиеш. Гомер буена яшьлек мәхәббәтләрен сүндерми саклаган, ак чәчәкле картлык көннәренә кадәр бер-берсенә тугры калып, бер-берсен хөрмәт итеп, синнән башка миңа тормыш юк дип яшәгән гаиләләргә кемнәр генә сокланмый икән?! Ә мондый бәхеткә ирешү һәркемнең үз кулында. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә без газета укучыларыбызга "Яшьлек мәхәббәтен гаиләдә гомер буе ничек сакларга була?"дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Наталия МӨХӘМӘТҖАНОВА
- яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары: "Кайберәүләргә сәеррәк тә тоелыр, ләкин мин, Кече Пургада туып-үскән урыс кызы, яшүсмер чактан ук татар егетенә кияүгә чыгу турында хыялландым. Татар ир-егетен мин бик тырыш, үз сүзендә нык торучан, гаилә җанлы итеп күз алдына китерә идем. Ходайның "амин" дигән чагына туры килгәндер, Әгерҗе егете Ринат белән мине Яңа ел төне таныштырды. Бер күрүдә гашыйк булдым мин аңа. Биш-алты тапкыр очрашудан соң ук ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин исә бәхетем фәкать шушы татар егете белән генә булачак дип шунда ук ризалык бирдем. Әгерҗегә килен булып төшүемә һич тә үкенмим. Һич курыкмыйча әйтәм, иремә мәхәббәтем елдан-ел көчәя генә, беренче танышу көннәренә караганда да ныграк яратам мин аны. Шул мәхәббәтебез җимеше булып 1,5 елда өч балабыз дөньяга килде. Сабинабызга энекәш булыр дип малай алып кайтырга булган идек. Бәхет ишелеп килде. Иремә һәм кызыма игезәкләр - Рифат белән Ришатны бүләк иттем. Балалар тугач, гаиләдәге мөнәсәбәтләр тагын да ныгый гына бара. Бәхетебезгә берүк күз тимәсен дип сөенеп йөрим. Әле дә ярый татар егетен сайлаганмын. Танышлар да озак та йөрмәдегез, бик матур яшисез диләр. Дөрестән дә, 5-6 ел йөреп, бер елдан аерылган парлар да була бит. Ә мин мәхәббәтебез гомерлек буласына ышанам. Гаиләмне саклау өчен барысын да эшләячәкмен.
Зинаида КАЗАНЦЕВА - Барҗы-Пельга клубы мөдире: "Ирем миннән 4 яшькә олырак. Без мин 7сыйныфта укыганда ук дуслаша башлаган идек. Сигезенче сыйныфта мин аны армиягә озаттым. Аның хатларын ничек көткәнемне белсәгез иде...Шундый җылы хатларын әле дә кадерләп саклыйм. Дуслашып йөргәндә үк егетем гел чәчәкләр бүләк итәргә ярата иде. Гаилә коруыбызга 25 ел булса да, бу матур гадәтен ул хәзер дә дәвам итә. Бик тыйнак, эшчән, барыбыз турында да кайгыртучан ирне ничек яратмыйсың инде?! Зур тырышлык белән йорт төзеп кердек. Ирем гаиләдә генә түгел, эшемдә дә ныклы терәгем булуына сөенеп туялмыйм.Ул миңа клуб эшендә дә гел ярдәмгә килә. Без бөтен эшне бергәләп, киңәшләшеп эшлибез, бер-беребезгә ачу саклап, кайбер гаиләләрдәге кебек атна буе сөйләшми йөрмибез. Кирәк чакта икебез дә юл куя белгәнгә күрә, гаиләбездә иминлек хөкем сөрәдер. Шуңа күрә чирек гасырдан соң да безнең яшьлек мәхәббәтебез сакланып калгандыр инде. Мәхәббәтсез бер түбә астында аңлашып, килешеп яшәп булмый ул. Кызыма да "мәхәббәтсез бәхет була алмый, чынлап яратсаң гына кияүгә чык" дип киңәш бирәм.
Илнур ФӘСХЕТДИНОВ - ТР янгыннан саклау идарәсенең Тирсә бүлекчәсе начальнигы: "Мин үзем Арча районының Сөрде авылыннан. Ә менә булачак хатыным Нәзирә белән аның туган авылы Иске Кенәр клубында очраштык. Ярты ел очрашып йөргәннән соң армиягә алдылар. Мин Хәрби диңгез флотында өч ел хезмәт иттем. Шул елларда арабызда бик тә җылы хатлар йөрде. Ике елдан соң ялга ничек кайтуым, Нәзирә янына "очып" баруым әле дә хәтердә. Армиядән кайтып ярты ел вакыт үткәч, Нәзирә белән өйләнештек. Алдагы елда гаилә коруыбызга 25 ел була инде. Мәхәббәт җимешебез Илзинә 2 сыйныфны тәмамлады, безне яхшы укуы, тыңлаучан булуы белән сөендереп тора.
Минем өчен һәрвакыт беренче урында гаилә булды. Чөнки гаиләдә татулык булса, эштә дә яхшы. Гомумән, һәр кешенең, бигрәк тә ир-атның тормыштагы, хезмәттәге уңышлары гаиләдәге иминлеккә турыдан-туры бәйле. Бу яклап мин бәхетле. Хатыным Нәзирә бик тырыш, уңган, алтын куллы. Йортыбызда, хуҗалыгыбызда һәрчак тәртип икән, монда аның өлеше бик зур. Кызыбызга тиешле тәрбия бирүгә дә зур тырышлык куя ул. Ике яктан да әти-әниләрне, туганнарны бертигез күреп хөрмәт итә белә. Күптән түгел генә "ТНВ" каналының "Башваткыч" тапшыруында катнашканда алып баручы Җәвит Шакиров: "Син нәрсәдән куркасың, Илнур?" - дип сорагач "Эттән, ата каздан һәм хатын-кыздан. Чөнки алар барысы да талыйлар", дип җавап биргән идем. Тик бу бары тик шаяру гына. Чынлыкта, мин хатынымны бик тә хөрмәт итәм. "Еллар узгач, мәхәббәт бетә ул" дигән сүзгә ышанмыйм. Минем өчен "үтте-бетте" дигән төшенчә юк. Тормыш иптәшемнең холкын белеп, аны яратып, хөрмәт итеп өйләнешкәнбез икән, димәк, бу гомеребез көзләренә кадәр шулай дәвам итәр дип ышанам. Бу ир белән хатынның үзләреннән генә тора бит. Бары тигезлек кенә бирсен Ходай"....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев