Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Идарәче компания җитәкчесе халык сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк

Туры эфирдан видеотрансляция оештырылачак

18 май көнне 12.00 сәгатьтә "Әгерҗе радиосында" (FM 106.6) "СМП-184 идарәче компания" җитәкчесе Андрей Дарцаев белән "Туры эфир" булачак.

Очрашуда шулай ук юридик бүлек начальнигы Александр Невоструев һәм юрисконсульт, халык белән эшләү белгече Гөлназ Шабаева катнашыр дип көтелә.

Әңгәмә барышында торак коммуналь хуҗалык темасына кагылышлы барлык актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга планлаштыралар.

Сораулар 2-12-20 һәм 8962573163 телефоннары буенча кабул ителә.

Игътибар итегез, видеотрансляция онлайн-режимда Вконтакттагы "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы төркемендә башкарылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев