Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бәйкидә – карантин

Хайваннарда котыру авыруы ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Иж-Бәйки авылы территориясендә 12 марттан карантин игълан ителде. Бу куркыныч авыруны йоктырган хайваннар бүтән ачыкланмаса да, карантин ике ай дәвам итә. Иж-Бәйки авылына котыру авырулы өч төлке килеп, авыл этләре белән сугышуы турында хәбәр иткән идек инде. Соңрак бу авылда...

Хайваннарда котыру авыруы ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Иж-Бәйки авылы территориясендә 12 марттан карантин игълан ителде. Бу куркыныч авыруны йоктырган хайваннар бүтән ачыкланмаса да, карантин ике ай дәвам итә.
Иж-Бәйки авылына котыру авырулы өч төлке килеп, авыл этләре белән сугышуы турында хәбәр иткән идек инде. Соңрак бу авылда бер хуҗалыктагы кәҗәдә дә әлеге куркыныч авыру булуы ачыкланды. Нәтиҗәдә, Иж-Бәйкидә карантин игълан ителде. Карантин тәмамланганчы, бу авылда түбәндәге чаралар катгый үтәлергә тиеш:
хайван сату, кыргый хайваннарны аулау, котыру авыруы йоккан хайваннарны иткә сую, аларның сөтен куллану, башка хайваннарга эчерү, сату, сәламәт хайваннарны суйган очракта да аларның тиреләрен дезинфекцияләми читкә чыгару, сәламәт терлекләрнең дә сөтен пастерилизация үткәрми куллану тыела.
ТР Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе хайваннарда котыру авыруын булдырмау өчен чаралар планын эшләде. Хөрмәтле газета укучылар! Котыру авыруының никадәр куркыныч булуын тагын бер тапкыр исегезгә төшереп үтәбез. Төгәл диагнозны фәкать баш миен лабораториядә тикшерү үткәргәннән соң гына куярга була. Авыру хайванның итен, сөтен куллану тыела. Вакцинация үткәргән хайванны иткә прививка ясагач 2 атнадан соң гына суярга була. Шикле хайваннарны 10 көн аерып тоталар һәм күзәтәләр. Котыру авыруы йоккан хайванның селәгәе бик нык ага һәм авызыннан күбек килә. Авыруның ике төрле формасы бар: беренчесе - котырынган форма. Хайван башта ягымлы яки курка башлый. Тора-бара ул усаллаша, аппетиты югала. Ул таяк, чүпрәк, таяк, таш кебек әйберләрне кимерә. Юлында очраган һәркемгә ташлана. Икенчесе - тыныч форма. Хайван караңгы урынга кача, әкренләп паралич суга һәм үлә. Котыру авыруы йоккан хайван 6-8 көн яши.
Әлеге авыруны йоктырмас өчен вакытында вакцинация үткәрү мәҗбүри шарт булып тора. Котыру киң таралмасын өчен хуҗасыз эт-мәчеләрне юк итеп, аларның мәетләрен утильләштерергә кирәк. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, этләрегезне бәйдә генә тотыгыз, мәчеләрегезне урамга чыгармаска тырышыгыз, котыруга каршы вакцинация үткәрегез. Прививканы район ветеринария берләшмәсендә яки "Айболит" ветеринария клиникасында (Сәетов урамы, 15) ясатырга киңәш итәбез. Әгәр сезне яки балагызны, якыныгызны эт яки мәче тешләсә, кичекмәстән табибка күренегез.
Илгизәр Халиков,
район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев