Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Игелек кыл да суга сал

Мохтаҗларга, ятимнәргә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү - безнең халыкның элек-электән килгән матур гадәте. Кичә Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрында республика җитәкчелеге әнә шундый мәрхәмәтле, олы җанлы хәйриячеләрне хөрмәтләде. Алар арасында безнең районнан да мәрхәмәтле затлар бар иде. Республикабызда хәйриячелек традицияләрен яңартуга 2007 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев...

Мохтаҗларга, ятимнәргә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү - безнең халыкның элек-электән килгән матур гадәте.

Кичә Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрында республика җитәкчелеге әнә шундый мәрхәмәтле, олы җанлы хәйриячеләрне хөрмәтләде. Алар арасында безнең районнан да мәрхәмәтле затлар бар иде.
Республикабызда хәйриячелек традицияләрен яңартуга 2007 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев инициативасы белән старт бирелгән иде. Татарстанда менә алты ел инде хәйрия конкурсы үткәрелә. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча "Ел хәйриячесе-2012" республика бәйгесендә барлыгы 186 номинант катнашкан һәм алар социаль өлкәдәге проблемаларны чишүгә 4,6 млрд сум акча тоткан. Конкурс комиссиясе алар арасыннан 132 җиңүчене билгеләде. Тантанада аларга ТР Илбашы Рөстәм Миңнеханов олы рәхмәтен белдерде. Әлеге җиңүчеләр арасында районыбызда мохтаҗларга, төрле чаралар үткәргәндә ярдәм кулы сузучы мәрхәмәтле затлар да бар. "Эре һәм урта предприятиеләр" номинациясендә Али Ибраһимов җитәкләгән "Мир-Строй" предприятиесе, Казандагы "КЖК-Логистик" предприятиесен җитәкләүче якташыбыз, туган авылы Иж-Бубыйга һәрчак матди ярдәм күрсәтүче Искәндәр Җиһангәрәев, "Эшмәкәрләр" номинациясендә Азеводан танылган мәрхәмәтле бизнесмен Рамил Исмәгыйлев, "Физик затлар" номинациясендә Валерий Макаров та бар. Изге гамәлләрегез өчен мең рәхмәт сезгә, алтын йөрәкле затларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев