Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Игътибар: Әзерлек паспортлары алыгыз

Кышны җылыда каршы алыр өчен ягып җылыту сезонына тулы күләмдә әзерлек башкарырга һәм биналарга беренче җылылык бирелгәнче барлык кирәкле документларны, ягъни әзерлек паспортын алырга кирәк

“Кышны җылыда каршы алыр өчен ягып җылыту сезонына тулы күләмдә әзерлек башкарырга һәм биналарга беренче җылылык бирелгәнче барлык кирәкле документларны, ягъни әзерлек паспортын алырга кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев оешма-учреждение җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә, бина хуҗаларына, аларны арендага бирүчеләргә һәм арендага алучыларга. Аларның барысы өчен дә иң тәүге бурыч – елның салкын вакытындагы ягып җылыту чорының иминлеген тәэмин итү буенча тиешле эшләрне башкару.

– Тикшерелгән объектлар буенча әзерлек паспортын алмаган җаваплы затларның кышын җылысыз калу куркынычы бар һәм алар ягып җылыту сезонына әзерлек эшләрен, җитешсезлекләрне юкка чыгаруны дәвам итәргә тиеш. Кимчелекләр юкка чыгарылганы турында хәбәр иткәннән соң кабат тикшерү уздырыла.

Ростехнадзор вәкилләре җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан уңай нәтиҗә чыгарылган очракта ягып җылыту сезонына әзерлек турында кабат акт төзелә, – дип аңлатты Илфат Ильясович.

Бу уңайдан барлык сораулар белән хезмәт күрсәтүче оешмага – “Төзелеш идарәсе” предприятиесенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон: 8(85551)22931. Авария хәлендәге очраклар килеп туганда 8(85551)24141 телефоны буенча авариядиспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев