Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Игътибар, һава торышы бозыла!

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә республикада һава торышының сизелерлек бозылуы көтелә. Начар һава шартлары 22 февральдә - кичен һәм 23 февральдә тәүлек буе дәвам итәр дип фаразланыла. Татарстанда кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Кайбер районнарда бозлы яңгыр көтелә. Буран чыгачак -...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә республикада һава торышының сизелерлек бозылуы көтелә.

 

Начар һава шартлары 22 февральдә - кичен һәм 23 февральдә тәүлек буе дәвам итәр дип фаразланыла. Татарстанда кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Кайбер районнарда бозлы яңгыр көтелә. Буран чыгачак - күз күременең 500 метрдан да кимрәк булуы ихтимал. Юлларда бозлавык, кар көртләре хасил була.

 

Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, төнлә һәм иртәнге якларда 23 метрга кадәр җитеп көчәюе фаразланыла.


23 февральдә һава температурасы төнлә 4-9 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев