Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Игътибар: пенсионерларга биш мең бирелми

Татарстанда мошенникларның пенсионерларга төрле ысуллар белән хәбәрләр юллап, тиздән аларга Пенсия фонды аша биш мең сум акча түләнәчәк дип ышандырырга тырышу очраклары бар. Хатын-кыз тавышы белән әлеге түләүне алу өчен 20сенә кадәр гариза язарга кирәклеге дә әйтелә. ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсе тагын бер кат кисәтә: пенсионерларга биш мең сум...

Татарстанда мошенникларның пенсионерларга төрле ысуллар белән хәбәрләр юллап, тиздән аларга Пенсия фонды аша биш мең сум акча түләнәчәк дип ышандырырга тырышу очраклары бар.

Хатын-кыз тавышы белән әлеге түләүне алу өчен 20сенә кадәр гариза язарга кирәклеге дә әйтелә.

ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсе тагын бер кат кисәтә: пенсионерларга биш мең сум акча бирү көтелми. Бу - мошенникларның чираттагы алдавы гына. Узган ел гражданнарга пенсия тулы күләмдә индексацияләнде, шуңа күрә өстәмә түләүләр өчен нигез юк.

"2018 елның 1 январеннан эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре 3,7 процентка артты. Бу 2017 ел өчен инфляция фаразыннан югарырак", - ди Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Июль аенда мошенниклар пенсионерларга өстәмә түләп пенсияне совет чорындагы акча курсы белән кабат исәпләүләре турында гариза язарга тәкъдим иткәннәр иде. Янәсе, шул чакта аларның пенсияләре ун тапкырга артачак. Аннан соң мошенникларның телефоннан шалтыратып гражданинның СНИЛСын, банк картасының реквизитларын, башка мәгълүматларны сорау очраклары да булды.

ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсе шундый шикле шалтыратулар булганда 8(843)2792727 "кайнар линия" телефонына мөрәҗәгать итәргә чакыра. 22541 телефоны буенча Әгерҗе полиция бүлегенә дә шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев