Бу аеруча актуаль
Билайн Татарстанда челтәрен югары темпларда үстерүен дәвам итә һәм республика районнарында элемтә сыйфатын тагын да яхшырта. Операторның техник белгечләре Әгерҗедә “рефарминг” ясауны, ягъни, радиоешлыкларда радиотехнологияләрне яңартуны төгәлләде – хәзер район халкы интернетта ике тапкыр тизрәк җилдерә.
Әгерҗе районында элемтә сыйфатын шул рәвешле яхшырту база станцияләрен 2 600 МГц ешлык диапазонына күчереп, LTE челтәрен киңәйтү хисабына мөмкин булды.

Яңа тизлекләр район халкына социаль челтәрләрдә бик тиз аралашырга, онлайн-платформаларда контентны өзлексез карарга, музыканы тизрәк йөкләтергә, китапларны берничә минутта күчереп алырга һәм туры эфирлар оештырырга мөмкинлек бирә. Хәзер Билайн кулланучылары интернетта утыручылар бик күп булганда да мөһим очрашуга вакытында әзерләнеп өлгерәчәкләренә яки дәрес алдыннан кирәкле мәгълүматны таба алачакларына шикләнми ышана алалар.
Яңа эш һәм уку елы башланып киткән чорда бу аеруча да актуаль. Инде бүген үк әгерҗеләр интернетта күбрәк вакытларын уздыра башлады дип әйтергә була: августта районда мобиль 4G трафигын куллану 25%ка үскән.
«Билайн бөтен республика территориясендә мобиль элемтә тизлеген һәм куллану мөмкинлекләрен яхшырту юнәлешендә эшли: эре агломерацияләрдә 4G челтәренең өзлексезлеген тәэмин итәбез, Татарстан шәһәрләрендә һәм торак пунктларында 4G-интернетны тизләтәбез. Билайнның һәр абоненты элемтә һәм мобиль интернет тизлегеннән канәгать булсын өчен кулланучыларыбызга югары хезмәт күрсәтү безнең өчен бик мөһим. Күпчелек районнарда без ел саен кулланылган трафикның берничә тапкыр артуын күзәтәбез. Әгерҗедә уздырылган рефарминг ярдәмендә без челтәрнең сыешлыгын арттырдык, хәтта йөкләнеш артып барганда да район халкы мобиль хезмәтләрдән даими рәвештә куллана алачак», - дип шәрехләде Билайнның Казан кластеры директоры Әнвәр Шахмаев.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев