Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җиләк җыючыларга 30 градуслы эссе дә киртә түгел

Җиләк исе, җиләк тәме

Бу көннәрдә җиләк басулары халык белән тулы. Быел каен, җир җиләкләре мулдан булгач, шөкер, һәркемгә дә җитә. Җиләк җыючыларга 30 градуслы эссе дә киртә түгел, йөзләре кояшта янса да, табигать нигъмәтләре белән чиләкләре тулы булгач кәефләре күтәренке аларның. 

Гөлнара ГӘРӘЕВА, Нарат авылы:

–    Быел каен җиләге капкач кебек дигән сүзләрне күрше-тирә авылларда яшәүчеләрдән дә ишетәбез, интернет челтәрләреннән дә карап беләбез. Әмма безгә – Нарат авылында яшәүчеләргә “эх“, дип кызыгасы гына калды. Бездә каен җиләге, башка еллар белән чагыштырганда, бик аз быел. Узган елларда бер баруга 6-7 литр җиләк җыйган, аны сатып 25-30 мең сум өстәмә табыш алган булсам, быел күп дигәндә 2 литр табам. 

Нарат белән Девятерня авыллары арасында нарат урманы бар. Халык телендә аны Шәмкә дип йөртәләр. Нигъмәтләргә бай урман ул. Кара җиләк тә (черника), бөрлегән дә, кура җиләге дә үсә. Алары әле өлгереп җитмәде. Шул ук урманнан каен җиләген дә чиләкләп җыя идек. 

Ә җир җиләге мул булырга охшап тора. Анысы бу атна ахырына пешеп җитәр. Җир җиләген чиләк-чиләк җыярга язсын иде дип телим. 

Ләйсән САДЫЙКОВА, Әгерҗе шәһәре:

–    Шәһәрдә яшәсәк тә, җәен ял җиткәнен түземсезләнеп көтәбез. Авылга – җиләккә кайтабыз. Ике атнаның ял көннәрендә басудан кайтып кермәдек. Беренчесендә – каен, икенчесендә җир җиләге җыйдык. Җиләк җыю гына түгел, табигатькә хозурлану да бит әле ул! Басу-кырларда нинди генә чәчәкләр үсми! Ромашкаларның матурлыгы күз явын ала. Чиләкләребез тулып, кайтыр вакыт җиткәч мәтрүшкә дә өздек, әрем белән җиләк яфраклары да җыйдык. Ә чәчәкләрдән матур гөлләмәбезгә ничә көннәр сокландык! 

Дөрес, көннәр бик эссе, черки-кигәвенгә чыдарлык түгел. Әмма бу гына җиләк җыю дәртен киметә алмый. Сабагында мине өз дә, мине өз дип торган җиләккә үрелгәндә боларның берсе турында да уйламыйсың... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев