ИЛЛЕ БИШ ЕЛ ҖАЙДАК РОЛЕНДӘ
Әгерҗедә Сабан туенда ат чабышлары вакытында җанатарлар иң өлкән – 67 яшьлек Әнәс Кәримов һәм иң кечкенә – 9 яшьлек Данис Салихов өчен көч бирделәр. Ат чабышларын Әнәс абыйдан башка күз алдына да китереп булмый. 55 ел җайдак ролен үти ул. Һәм нинди генә атта узышса да, һәрвакыт призлы урыннарда киләләр.
Быелгы Сабан туенда өлкән шәһәрдәшебез Яңавылдан токымлы атлар асраучы Айрат Муллахмәтовның Ханбикә кушаматлы атын иярләде. Һәм алар икенче урын алдылар.
– Тузаннар туздырып җилдән җитез очуның тәмен минем кебек ат белән “җенләнгәннәр“ генә аңлый шул, – диде Әнәс абый, хис-кичерешләре белән уртаклашып.
Яше җитмешкә таба барса да, яшьләр кебек үк җитез ул.
– Моңа минем җиңел гәүдәле булуым да ярдәм итәдер. Авырлыгым 55 кило гына. Ат өстендәге җайдак җиңел гәүдәле булырга тиеш, – ди ул.
Ат яратучы яшь дуслары аны “бабай” дип йөртәләр. Ул аларга киңәшләр бирә, өйрәтә дә. Чөнки гомере буе атлар арасынла “яшәгән” Әнәс абыйның башкалар белән уртаклашырдай тәҗрибәсе зур. Ул әле дә Кече Пурга районындагы бер эшмәкәрдә атлар тәрбияли. Ә анда кадәр араны Сабан туенда ат чабышында бүләк ителгән тимер аты – велосипедта үтә.
– Сәпидемә 20 елдан артык инде. Әмма ул әле дә миңа хезмәт күрсәтә. Истәлекле бүләк, кадерләп саклыйм, – ди.
Шулай ук 1975 елда Кырынды Сабан туенда ат чабышында беренчелекне яулаган өчен бирелгән “Рекорд” радиосы да күп еллар хезмәт күрсәтә. Ул вакытта атка да зур бүләк – җигү кирәк-яраклары җыелмасы бирелә.
– Атлар – минем тормышым. Миңа алар янында рәхәт. Гомер булса, киләсе елларга да атта чабу турында хыялланам. Әле быелгы Сабан туйлары да тәмамланмады. Димәк, ат чабышлары да дәвам итә, – ди ветеран шәһәрдәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев