Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Ильмира Нәгыймова: «Соңгы гастрольләрдән соң 49 килограммга кадәр ябыктым… »

«Дуслар, дөресен әйтәм, аена 15-20 концерт куя алмыйм..»

Язылучыларының сорауларына җавап биргәндә, җырчы Ильмира Нәгыймова быел концертларны сирәгрәк куюы, бөтен шәһәр-районнарга да килеп җитә алмавының сәбәбен әйткән.

«Дуслар, дөресен әйтәм, аена 15-20 концерт куя алмыйм. Бу миңа бик авыр бирелә. Соңгы гастрольләрдән соң 49 килограммга кадәр ябыктым… Авырдым… Оештыручылар белән айга 7 концерт кына калдырырга булдык. Һәрберегез мине үзенең шәһәрендә көтә, беләм. Әмма булдыра алмыйм. Аннан балалар белән күбрәк вакыт уздырасым килә», – дип аңлаткан ул концертлары сирәгәюнең сәбәбен.

«Ялгызлыктан үзегезне авыр хис иткән мизгелләр буламы? Аларны ничек җиңәсез?» – дип тә кызыксынганнар җырчыдан.

«Нинди ялгызлык монда! Алма кебек ике балам бар. Сеңелләрем, дусларым, әти-әнием исән-сау. Яратканнарыбыз янәшәбездә була күрсен», – дип җавап кайтарган ул язылучысына.

«Аерылышканнан соң ничек мәхәббәт булуына ышанырга? Хәзер беркемгә дә ышанычым юк», – дигән кешегә җырчы: «Үзегездән башлагыз! Шул вакытта сезне дә яратырлар! Ләкин ышана башларга кирәк – чөнки мәхәббәттә ышаныч – бик мөһим әйбер», – дип җавап язган.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев