Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Илүзә Минәхмәтова: Мин бакчаны ничек итеп бизәү турында кыштан ук уйлый башлыйм (ВИДЕО)

Кешеләр һәм язмышлар

“Матурлыкка һәм камиллеккә чикләр юк” дибез. Кырындыда яшәүче Илүзә МИНӘХМӘТОВА белән якыннан аралашып, алар йортында булганнан соң моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инанасың. 

Миңа волшебный кое ясап бир әле 

Күптән түгел Илүзә апаның “Вконтакте” социаль челтәрендә урын алган бер “посты” игътибарны җәлеп итте: 
-Захииид ( ялагайланып), мина волшебный кое ясап бир элееее . 
-Нэрсээээ???!! 
-Волшебный коеее, су урынына чэчэк чыксын! 

 (Тынлык. Тагын бер - ике кабатласам, элэгээээ.) 
-Каенын да узем алып кайтып бирер идееем))) 
Вакыт утээ... Кое юк. Йозгэ- йоз очрашканда, жырлыйм: «Каен ауган, каен ауган барасы юлларымааааа» 
Захид: «Эйдэ, ойрэт волшебствонны, ничек ясарга» (авторның рөхсәте белән үзгәртмичә бирелде). 

Аннан соң бер-бер артлы тагын яңа язмалар пәйда булды. “Хәзер һәркем урнаштыра инде ул постларны” дияр кемдер. Монысы да бәхәссез. Әмма Илүзә апаныкы гади, шул ук вакытта “тәмле”, күңелгә ниндидер яктылык , матурлык өсти ала торган булуы белән үзенчәлекле. 
Читәннәрем – бакча яме 

...Аларның капкаларын ачып керүгә, матурлык дөньясы каршы ала. Әнә, югарыда телгә алган әлеге дә баягы “волшебный” кое. Аннан арырак – пар кошлар. Матур итеп үрелгән читәннәр. Ә аллы-гөлле чәчәкләрнең саны-исәбе юк. 

– Мин бакчаны ничек итеп бизәү турында турында кыштан ук уйлый башлыйм. Быелгы “бакча сезоным” мотоцикл белән су буеннан тал ташудан башланды. Аннан аны Заһит белән бергә үрдек. Менә шундый тал читән барлыкка килде, – дип сөйли хуҗабикә. Гади, кул астындагы табигый байлык бакчага да аерым ямь өстәгән. Мотоцикл йөртү дигәннән, 55 яшендә “права”га укыган ул. Кирәк икән, тракторны да иярли. 

– Заһит гомер буе эштә булды. Әле хәзер дә чәчү, урып-җыю кебек җаваплы чорларда чакыртып алалар. Аны көтеп утырсам, матурлыксыз калам бит, – дип елмая. – Ә гомумән алганда, алтын куллы, бик тә тырыш Заһитыма бик тә рәхмәтле мин. Ходай тигезлегебездән аермасын. 

Иң күңелле йорт 

Йорт эченә үткәч, сүз үзеннән-үзе үткәннәргә барып тоташа. 

– Миңа 4 яшь булганда әтием Фәхретдин үлгән. Әнием Мөгаллимә 7 бала белән тол калган, мин – төпчеге. Әти вафат булганда әнинең аяклары йөрмәгән.

Аллаһының рәхмәте, аннан ул аякка басты һәм озак еллар хат ташучы булып эшләде. Әнигә без дә булыша идек. Печән дә чаптык, утын да ярдык, бәрәңге дә казыдык. Кыскасы, хезмәт тәмен белеп үстек. Әнкәйнең энесенең ятим калган өч баласы да җәйгә безгә кайталар иде. Җәй көне кайчак йокларга урын да калмаганы истә. “Иң күңелле йорт” диләр иде хуҗалыгыбыз турында. 

Син риза булдың мыни? 

Заһиты белән кавышулары да үзенчәлекле аларның. 

– Ул да – шушы авылныкы, күрше урамнан гына. Минем кебек җиде балалы гаиләдә үскән. Байтак кына очрашып йөргәннән соң мин “тәнәфес ясап алырга”, ягъни бераз бер-беребездән ял итеп алырга тәкъдим иттем. Моңа каршы Заһит әти-әнисенең кодага килергә теләүләрен әйтте. Минем ризалык бирмәгәнне күрсә дә, кичен әти-әниләре килделәр, – дип сөйли Илүзә апа. – Мин аларга каршы берни дә әйтә алмадым, әлбәттә. 

Әнә шулай, булачак кодалар, никах туй көннәре турында килешеп, кайтып китәләр. Әти-әниләреннән соң төнлә кыз янына Заһит килә. 

– Аның “Син риза булдың мыни?!” дип гаҗәпләнеп басып торуы кичә генә кебек иде бит. Озакламый 40 ел була икән инде бергә яшәвебезгә, – дигән сүзләр белән хөрмәт тулы яратулы караш ташлый җәмәгатенә Илүзә апа... 

Нәрсә күрсәтергә икән авылым халкына? 

Хезмәт юлы да иҗат, матурлык, сәнгать белән бәйле аның. 

– Мәктәптә укыганда җырчы булам дип хыялландым. Әмма Казан музыка училищесына керә алмадым. Кайттым да туган авылым мәктәбемә вожатый булып урнаштым. Ул чакта мәктәп директоры Гөлсинә апа Дасаева иде. Шушы вазифаны башкарган 20 ел гомеремне иң матур, нәтиҗәле, рәхәт чак дияр идем, – ди Илүзә апа. 

Аннан клубка эшкә чакыралар. 

– Анда да бик яратып эшләдем. Көн саен йокыдан уянганда үз-үземә ”Тагын нәрсә күрсәтергә икән авылым халкына” дигән сорау бирә идем, – дип дәвам итә. Әнә шул сорауга җавап буларак, нинди генә чаралар уздырылмый авыл клубында?! Моны раслап, бәйрәмнәргә язган кочак-кочак сценарийлары бүген дә саклана аның. 

Төрле бәйгеләрдә дә катнашалар. Мамадышта узган гаилә бәйгесе турында һаман да дулкынланып искә ала ул. 

– “Миннәхмәтовлар гаиләсе турында әкият” дип аталган сценарий яздым. Безнең гаилә турында булгач, барыбыз да бардык, әлбәттә. 12 яшьлек кызыбыз Энҗедән башлап 90 яшьлек әниебезгә кадәр сәхнәгә чыкты бу көнне. Сүз уңаеннан, Энҗебез – ике улыбыздан соң көтеп алган энҗе бөртегебез ул безнең. Әлеге күренештә дә моны тасвирларга тырыштым. Сәхнәдә матур күлмәкле кечкенә кыз пәйда булгач тамашачыларның ничек итеп көчле кул чапканнары – әле дә күз алдымда.... Ә әниебез мөнәҗәтләрне бик моңлы итеп көйли иде, – дигән сүзләр белән үзе дә мөнәҗәтләр суза Илүзә апа. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, йортка искиткеч моң тарала... 

Мамадышта узган әлеге республика бәйгесендә аларның гаиләсе беренче урынга лаек була һәм Диплом белән бүләкләнә. Гомумән, мондый җиңүләре бик күп була аның. 

49 яшендә китапханәче һөнәрен дә үзләштерә. 

– Училищеда рәхәтләнеп укыдым, ачык дәресләр күрсәттем. Һәр дәрескә шундый теләп әзерләнә идем, – дип сөйләве генә дә һөнәренә ни дәрәҗәдә гашыйк булуы хакында сөйли. 

Иң зур байлыгыбыз 

Иҗади мохиттә өч бала үсә. 

– Энҗебез кечкенәдән сәхнәдә булды. Ул биегәндә сокланудан тамашачыларның күзендә яшь бөртекләре җемелди иде хәтта. Нинди генә бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яуламады?! Улларыбыз Динар белән Дилүс кечкенәдән техникага мөкиббән. Без балаларыбызны тәрбияләүдә аерым алымнар кулланмадык. Хезмәтне, кешеләрне яратыгыз, мәрхәмәтле, инсафлы булыгыз, дип, үз үрнәгебездә өйрәтергә тырыштык. Иң мөһиме, алар безнең икебезнең дә ихлас яратуны тоеп үстеләр, – ди Илүзә апа. – Хәзер барысы да гаиләле, шөкер. Бер тармакта эшлиләр. Биш оныгыбыз үсә. Балаларыбыз – иң зур байлыгыбыз. Бик хөрмәт итәләр, еш кайталар. Зурлыйлар, бүләкләргә күмәләр. 

Әти-әниләренә генә түгел, туган авылларында чаралар уздыруда да ярдәм итәләр уллары. 

– Киләчәктә Сабантуй кебек милли бәйрәмебезне авылыбызны таныта торган бәйрәм итеп уздыру турында хыялланам. Безнең Кырындыда күрсәтердәй әйберләр дә, лаеклы кешеләр дә күп бит, – ди Илүзә апа. 

Әнә шулай, “тормыш матур ул, матур итеп яши белгәндә” дигәнне үз үрнәгендә раслап яшәргә омтыла ул. Гади генә әйбердә дә матурлык күрә белә, шуны башкаларга да күрсәтергә тели. “Вконтакте”дагы “постлары” шул нияттән куела. Үзе әзерләгән ризыкларга күңел җылысы белән бергә, гүзәллек тамчысы да салырга онытмый. Гомумән, аларның йортында һәр почмактан илаһи матурлык, ниндидер якты нур бөркелә. Хуҗалары да якты күңелле кешеләр булганга шулайдыр ул, күрәсең... 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев