Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Имтаханнар бирүдә – үзгәрешләр

9-11 сыйныф укучыларына имтиханнар бирергә санаулы вакыт калып бара. Имтихан бирәчәк фәннәрне алар 1 мартка кадәр үк сайлап алырга тиеш. "Имтихан бирү өчен фәннәрне укучылар үзләре һәм аларның ата-аналары сайлый. Башкалар тарафыннан бернинди үгетләүләр дә булырга тиеш түгел", - диде Татарстан Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министрының...

9-11 сыйныф укучыларына имтиханнар бирергә санаулы вакыт калып бара. Имтихан бирәчәк фәннәрне алар 1 мартка кадәр үк сайлап алырга тиеш.
"Имтихан бирү өчен фәннәрне укучылар үзләре һәм аларның ата-аналары сайлый. Башкалар тарафыннан бернинди үгетләүләр дә булырга тиеш түгел", - диде Татарстан Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин. Ул быелгы имтиханнардагы үзгәрешләр белән дә таныштырды.
9 сыйныф
Быел район мәктәпләренең 9 сыйныфын 340 укучы тәмамлый. Аларны дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) бирүдә нинди яңалыклар көтә соң? Башка еллардагы кебек үк, укучылар быел да 5 имтихан тапшырачаклар. Мәҗбүри фәннәр өчәү - рус теле, математика һәм татар теле. Беренче ике фәннән имтихан яңа формада (контроль-үлчәү материаллары - КИМ нигезендә) узачак, ә менә татар теленнән ничек (КИМ яки традицион формада) бирүне укучы үзе сайларга хокуклы. Мәҗбүри булмаган ике фәнне сайлап алу да - укучы ихтыярында. Тик алар 9 сыйныфта өйрәнелә торган фәннәр арасыннан булырга тиеш.
Рус теле, биология, география, физика буенча контроль-үлчәү материалларына бераз үзгәрешләр кертелгән. Ә менә математика буенча үзгәрешләр - җитди. Математика фәне өч модульдән гыйбарәт булачак: алгебра, геометрия һәм реаль математика. Аттестация узар өчен ким дигәндә 8 балл җыярга кирәк: алгебрадан - 3, геометрия һәм реаль математикадан - 2шәр. "Бер модуль буенча балл түбәнрәк булып, икенчесе бер баллга югарырак булганда алар бер-берсен капламый һәм "2"ле билгесе куела", - диде Данил Мостафин. Рус теленә килгәндә, элекке елларда ике бирем арасыннан берсен сайлап алырга була иде. Болар - лингвистик темага инша-фикерләү һәм текст анализы белән бәйле инша-фикерләү. Хәзер укучыларга беренче инша-фикерләү варианты гына тәкъдим ителәчәк.
11 сыйныф
Быел 11 сыйныфны тәмамлаучылар саны - 164. Алар өчен дә БДИ буенча мәҗбүри фәннәр - математика һәм рус теле. Ә менә мәҗбүри булмаган фәннәр саны чикләнмәгән. "Шулай да укучылар, гадәттә, 4 фәнне сайлыйлар, чөнки имтихан бирелә торган фәннәрнең гомуми саны 6дан артмаска тиеш", - ди мәгълүмати-методик үзәк директоры Аидә Йосыпова. Быелгы БДИны бирүдәге төп яңалыклар аларны тапшыру вакыты үзгәрүдәдер, мөгаен. Әйтик, рус теленнән БДИ язу өчен вакыт 210 минутка кадәр арттырылачак, моңарчы ул 180 минут, ягъни 3 сәгать тәшкил итә иде. Информатика, математика, рус әдәбияты, физика һәм химия фәннәре буенча, киресенчә, СанПин таләпләре нигезендә 5 минутка кыскартылган: алар буенча имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк. Быел да БДИ барышын контрольдә тоту өчен җәмәгать күзәтчеләре, полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк, видеокамералар кулланылачак. Имтиханнар уздылыручы пунктларда ТР Дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре дә БДИ барышын күзәтәчәк.
Январь аенда Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә БДИга хәзерлекнең нәтиҗәлелен күтәрү максатыннан рус теле һәм математика буенча бушлай тест уздырган иде. Апрель аенда чыгарылыш сыйныф укучыларына янә үзләрен бушлай сынап карау мөмкинлеге бирелә. Укучылар БДИга хәзерлекләрен www.ege.edu.ru һәм www.fipi.ru сайтлары аша да тикшерә алалар.
Менә шундый үзгәрешләр. Ә безгә, өлкәннәр әйтмешли, укучыларга тел ачкычы һәм уңышлар, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларга сабырлык кына телисе кала.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев