Җинү көнендә Әгерҗедә Хәтер стенасы ачылды
Хәтер стенасында Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт меңнән артык якташыбызның исеме урын алган
Әгерҗедәге бәйрәм көненең иң югары ноктасы дип Җиңү мәйданындагы Мәңгелек ут янында Хәтер стенасын ачу тантанасын атарга мөмкин.
Әлеге чарага бөтен шәһәр халкы килгән иде дияргә була. Хәтер стенасында Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт меңнән артык якташыбызның исеме урын алган. Аларның һәркайсы бу көнне безнең белән янәшәдә булдылар һәм ташка уелган мәңгелек хәтер өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр сыман.
Тантаналы вакыйга һәм Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан чарада катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен укып җиткерде.
Кызганычка каршы, тантанада бер генә сугыш ветераны да катнашмады. Райондагы бердәнбер фронтовик Сәүбән ага Миңнехуҗин сәламәтлеге белән бәйле рәвештә килә алмады. Бәйрәм кунаклары арасында тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук бүгенге батырлар – Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар бар иде.
Тантанада күңелне кузгалтырдай мизгелләр күп булды. Бер минутлык тынлык игълан ителгәч, һәлак булучылар истәлегенә һәркем торып баса. Ә менә яшьләре 90нан узган тыл ветераннарына инде торуы да авыр. Әмма алар бер-берсенә булышып булса да торып бастылар һәм шул рәвешле үзләренең чыдамлыкларын тагын бер кат расладылар кебек. Махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләренең алдына утырган сабыйларга карагач та күңел тулды.
Тантанада катнашучылар бу көнне чәчәкләрне Мәңгелек ут янына һәм Хәтер стенасы янына салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев