Җиңү көнендә куелган концертларга миллионнар сораучы артистларны тәнкыйтьләп чыкканнар
«Бу чыгымнарны хакимият үз өстенә алырга тиеш», - ди Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина
Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина Җиңү көнендә чыгыш ясарга әзерләнүче артистларның зур гонорарларын тәнкыйтьләгән. Ул URA.RU хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ватанпәрвәрлекнең түләүле булмаска тиешлеге турында белдергән.
“Артистларга килү-китү өчен, концертның башка мәшәкатьләре өчен акча кирәклеген аңлыйм. Бу чыгымнарны хакимият үз өстенә алырга тиеш. Ә калганы – Җиңүнең 80 еллыгына багышланган җырлары чын күңелдән булсын. Ветераннарыбызга бүген үзебезнең исән-имин яшәвебезгә рәхмәт белдерүнең иң яхшы ысулы бу. Шулай ук барлык телеканаллардан рекламаны алып тору да ихтирам-хөрмәтебезнең бер билгесе булачак. Икенчедән, бүген дә исән-имин яшәүче ветераннарыбызны һәм сугыш чоры балаларын котларга кирәк. Һичшиксез, бушлай. Шул чагында гына ватанпәрвәрлек, геройларыбызның истәлеген чын күңелдән яд итү булачак”, – дип аңлатып үткән Останина.
Исегезгә төшерәбез: Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән бер мәлдә артистларның гонорарлары турында мәгълүматлар пәйда булган.
Әйтик, Калугада Юлия Чичерина һәм “ЧиЖ и Ко” төркеме 45 минутлык чыгышлары өчен 6 миллион сум алачак. Ленинград өлкәсендә Александр Буйнов һәм Александр Малинин концертына 23,4 миллион сум бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев