Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Инвалидлар – хәйриячелек эшендә

2011 елда Чаллы шәһәрендә инвалид спортчыларны берләштергән "Идел-Урал" хәйрия фонды оешканга 15 ел тулган иде. Шушы еллар дәвамында әлеге фонд вәкилләре төрле шәһәрләрдә йөзләрчә чара уздырганнар. Быел февраль аенда бер төркем актив инвалид спортчылар, Әгерҗегә килеп, шахмат, шашкада уйнау буенча бәйге оештырганнар, шәһәр халкы белән бик матур очрашу уздырганнар иде....

2011 елда Чаллы шәһәрендә инвалид спортчыларны берләштергән "Идел-Урал" хәйрия фонды оешканга 15 ел тулган иде. Шушы еллар дәвамында әлеге фонд вәкилләре төрле шәһәрләрдә йөзләрчә чара уздырганнар.
Быел февраль аенда бер төркем актив инвалид спортчылар, Әгерҗегә килеп, шахмат, шашкада уйнау буенча бәйге оештырганнар, шәһәр халкы белән бик матур очрашу уздырганнар иде. Бу көннәрдә 24 кешедән торган делегация тагын автомобильдә Чаллы-Әгерҗе-Свияжск-Чаллы маршруты буенча 10 көнлек озын юлга чыкты. Аларның максаты - район үзәкләрендә хәйрия концертлары күрсәтү, үзләре ясаган сувенирларны сатып кергән акчаларны ТР Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев оештырган "Яңарыш" фондына күчереп, тарихи һәйкәлләрнне торгызу буенча үзләреннән аз булса да өлеш кертү. Узган җомгада Әгерҗе кунакларны бик җылы каршы алды. "Гүзәл җиребездә - беренче тукталышыгыз. Алда әле сезне озын юллар көтә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, төшенкелеккә бирелмичә, изге ният белән йөрүче инвалидларга хөрмәтем бик зур. Сезнең дә әлеге фондка өлеш кертергә тырышуыгыз мактауга лаек. Рәхмәт сезгә!" - дип сәламләде аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
"Безнең фонд инвалидларын сәламәт кешеләргә дә үрнәк итеп куярлык. Алар спортта да сынатмыйлар, җыр-биюгә дә осталар. Үз куллары белән, әнә, никадәр могҗиза тудыралар. Алар беркайчан да төшенкелеккә бирелмиләр, үз-үзләренә бикләнеп яшәмиләр, төрле шәһәрләрдә дуслар табалар, аралашалар, күңел ачалар, бер-берсенә яшәргә өмет уяталар", - диде "Идел-Урал" хәйрия фонды җитәкчесе Рәкыйть Әбделмәнов.
Кунаклар бу көнне әгерҗелеләргә сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Ә аларның кул эшләнмәләрен сатып алырга теләүчеләр күп булды. Картиналар, китаплар, сувенирлар, футболка-бейсболкаларны шәһәр халкы бик теләп алдылар.
Ә кич белән инвалидлар Боз сараенда яшүсмерләрнең хоккей уенын, фигуралы шуучыларның чыгышларын карадылар. Үзләре дә рәхәтләнеп тимераякта шудылар, шахмат, шашка бәйгесендә осталыкларын күрсәттеләр. Иртә белән алар Менделеев каласына юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев