Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йомыркага кытлык булмаячагын әйткәннәр

Продукт бәясе Яңа елдан соң төшә башларга мөмкин

Йомыркага кытлыкның булганы юк һәм булмаячак та: базар аның белән тулысынча тәэмин ителгән.

Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта белдергән. Аның әйтүенчә, илдә йомырка тирәсендәге ыгы-зыгы тиздән бетәчәк. “Кытлык юк һәм булмаячак та. Күрелгән чаралар, җитештерү һәм куллану балансын көйләү, продуктны чит илләрдән кертә башлау базарны йомырка белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бирде”, – дип билгеләп үткән ул.

Вице-премьер әйтүенчә, продукт бәясе Яңа елдан соң төшә башларга мөмкин. Әлегә исә халык, пандемия башланган чорда карабодай, шикәр комы һәм үсемлек маена кытлык барлыкка килгәнлеген истә тотып, продуктларны күпләп җыюны дәвам итә. “Куллану күпкә артты. Статистика мәгълүматларына караганда, 1,8 миллиард данәгә. Быел куллануның үсүе белән беррәттән, кош гриппы очраклары күзәтелде.

Шул сәбәпле җитештерү 700 миллион данәгә кимегән”, – дип, Абрамченко тагын бер сәбәпне китереп үткән. Ул Хөкүмәтнең бәяләрне тотрыклыландыру өчен кайбер чаралар күрүен искә төшергән. Әйтик, йомырка чит илдән кертелә башлаган. Моннан тыш илебез җитештерүчеләренә ярдәм итү һәм җитештерүне киңәйтү җайга салынган. “Инде киләсе елда ук шушы чаралар нәтиҗәсендә генә дә җитештерүнең 550 миллион данәгә артачагын көтәбез”. – дигән вице-премьер.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/131297/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев